Сарман районында шикәр чөгендерен җыюда эшләүче механизаторларга премияләр тапшырдылар

2018 елның 28 сентябре, җомга

26 сентябрьдә  Сарман муниципаль районында шикәр чөгендерен җыюда нәтиҗәле эшләүче  механизаторларны бүләкләделәр.

Сарман муниципаль районы   башлыгы Фәрит Хөснуллин,   районның  Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Альберт Шәрипов, җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы   Илнур Салихов, район кырларын йөреп чыкканнан соң, җиде  көнлек йомгаклар буенча уңышлы эшләүчеләр дип танылучыларга рәхмәт белдерделәр һәм аларны бүләкләделәр.

Соңгы җиде  көн йомгаклары буенча беренче урынны «Нөркәй” агрофирмасыннан Тәлгать Ибраһимов һәм  Ленара Әхмәдиев экипажлары алды. Икенче һәм өченче урыннарда –   “Җәлил” агрофирмасыннан механизаторлар  Айрат Хаҗиев һәм   Илсур Ильясов, Илнур һәм  Фикрать Вәлиевлар. Төяп торуда эшләүчеләр арасында беренче урын шулай ук «нөркәйлеләрдә”, Илфат Йосыпов иң  күп төягән дип танылды. Икенче урында  – “Сарман” агрофирмасыннан  Ринат Илдарханов һәм  Айрат Салихов.  “Җәлил” агрофирмасыннан Дамир Моратов –  өченче урында.  Чөгендерче-агрономнар арасында беренче урында “Сарман” агрофирмасыннан  Рамил Шакирҗанов. Икенче урында – «Нөркәй” агрофирмасыннан агроном  Рөстәм Исмәгыйлев, өченче урында – “Җәлил” агрофирмасыннан Гөлнара Гарифуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International