Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән ветераннарны котладылар

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать  комплексында эшләгән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар.  Бу күркәм гадәт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күп еллар бара  инде.

Тантаналы чараны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов ачты.

«Агросәнәгать  комплексында озак  еллар эшләп киткән кадерле  ветераннарыбыз, сезне чын  күңелдән   Халыкара өлкәннәр көне белән котлыйм. Министрлык бинасында сезне күрүемә  бик  шатмын. Безнең бу очрашулар менә шундый  матур  гадәткә  кереп бара», – диде Марат Әхмәтов.

Марат Әхмәтов республиканың агросәнәгать   комплексы  торышы  турында сөйләде.  «Татарстан – Россия Федерациясенең үзенчәлекле  субъекты, аның  үз үсеш динамикасы  бар. Республикабыз күз алдында елдан-ел  үзгәреп  бара. Бу  - социаль үзгәрешләр дә, авылларда    объектлар  төзү дә һ.б.лар», – диде министр.

«Һәр кешенең үз язмышы. Сезнең буынның язмышы аеруча  катлаулы  булган:  бу – дәһшәтле  сугыш  еллары  да,  сугыштан  соңгы  авыр  еллар  да. Сез илебезнең бүгенге көненә нигез салучылар, дәүләт шул  нигезгә корылган.  Сезнең фидакарь хезмәт белән салынган  нигезне без саклап  калырга  тырыштык, һәм бүген  аны  тагын  да  ныграк, көчлерәк  итәргә  тырышабыз. Без сезгә моның    өчен   мәңге  рәхмәтле. Сездән үрнәк  алып эшлибез. Сез илебезнең лаеклы буыны», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов һәм ветераннарга  нык сәламәтлек, хәерле озын гомер һәм һәркемнең тормыш юлында  шатлык-куанычлар, бәхет  теләде.

Хөрмәтле кунакларны  тагын Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика   комитеты  рәисе  Фәрида Гарифуллина һәм  АПК ветераннары   Советы рәисе  Анатолий Драгунов котладылар.

Ветераннар өстәл янында   авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән елларын,  якты,  матур хәтирәләрне искә төшерә-төшерә чәйләр эчтеләр, соңыннан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелегенә даими   искә төшереп торулары өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International