Мамадыш районында орлык кукурузын игү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар

2018 елның 1 октябре, дүшәмбе

Иртәгә Мамадыш  муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ   кырларында  «Орлык кукурузы — терлекләрнең туклыклы  рацион нигезе» темасына семинар-киңәшмә узачак. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаша.

Семинар барышында катнашучылар республикада орлык кукурузын игүнең торышы, аны яклау чараларының нәтиҗәлелеген  арттыру, «Азык-төлек программасы» ҖЧҖендә кукурузны игү технологиясе һәм  аны саклауга салу  буенча  фикер алышачаклар. Катнашучыларга шулай ук кукурузны орлыкка  суктыру ысулларын күрсәтәчәкләр.  

Татарстан Республикасында бүген кукурузны җыю эше актив алып барыла. Ул 201,4 мең га мәйданда чәчелгән. Аларның бер өлеше орлык өчен җыелачак. Оператив белешмәләр буенча 1 октябрьгә кукуруз 110,6 мең га мәйданда, ягъни  планнан  55% җыелган.

Татарстан Республикасының 4 районы кукуруз җыюга керештеләр. Болар -  Буа, Биектау, Мамадыш һәм  Нурлат муниципаль районнары игенчеләре.

Мамадыш  муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ  хуҗалыгында  орлык өчен  3625 га мәйданда кукуруз җыюны планлаштыралар, шуның  500 гектары суктырылган. Бер гектардан уртача уңыш  42,0 центнер тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International