ЯҢАЛЫКЛАР


15
октябрь, 2018 ел
дүшәмбе

12 октябрьдә Арча  муниципаль районының  «АЮ» АФ” ҖЧҖендә  тракторларны  һәм тагылма техниканы    саклауга  кую һәм  көзге-кышкы  ремонтны  оештыру  мәсьәләләре буенча семинар-киңәшмә  узды.  


14
октябрь, 2018 ел
якшәмбе

Сезне `һөнәри  бәйрәм – Авыл  хуҗалыгы    һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  көне  белән чын  күңелдән котлыйм!


13
октябрь, 2018 ел
шимбә

11 - 13 октябрьдә  «Ак Барс» көрәш  сараенда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призларына  XХIII нче татар-башкорт  милли “Көрәш” ярышлары  узды.   

Шимбә  көнне  Татарстанның  Лаеш   районында  «Биосфера-Фиш» балыкчылык  комплексының  беренче  чиратын ачу  тантанасы  булды, шулай  ук  икенче  чиратын  төзүгә  старт  бирелде.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  катнашты, ул  «бу  проект чөгә  балыгын ТРының  Кызыл  китабыннан төшереп  калдырырга мөмкинлек  бирәчәк”  дип, билгеләп  үтте. 

Шимбә  көнне  Казанда, Чаллыда,   Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселыгында  авыл  хуҗалыгы һәм көндәлек  азык-төлек  товарларын  сату  буенча гадәттәге  авыл  хуҗалыгы  ярминкәләре  узды. 


12
октябрь, 2018 ел
җомга

2018  елның 6 октябрендә республикада  гадәттәгечә  оешкан төстә  агач утырту көне уды. Бу  чара  кысаларында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре Саба  районында һәм  Саба урман  хуҗалыгында булдылар.

2018 елның   5 - 10 октябрендә  Татарстанның  авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институтыннан  ТР Фәннәр академиясе академигы    Марсель Таһиров җитәкчелегендәге     делегация   Кытай  Халык  Республикасы    Цзилинь провинциясенең   Байчен авыл  хуҗалыгы академиясендә  һәм  Терлекчелек институтында  булды.     

2018 елның 13 октябрендә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының  Октябрьский поселогында  авыл хуҗалыгы продукциясен   һәм көндәлек әйберләре сату буенча  гадәттәге   авыл хуҗалыгы  ярминкәләре узачак.


11
октябрь, 2018 ел
пәнҗешәмбе

Россия Федерациясе  Авыл хуҗалыгы министрлыгы  тәүлеклек уртача сөт савымы һәм аны сату буенча  топ-10 төбәкне игълан итте. Татарстан Россия төбәкләре арасына тәүлеклек  сөт сату күләмнәре буенча алда бара.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International