Казанда «Яшь профессионаллар» («WorldSkills») төбәк чемпионатында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Татарстан  Республикасында  2018  елның  14-17  ноябрендә  «Яшь  профессионаллар» («WorldSkills»)  стандартлары  буенча  75 компетенция  буенча  һөнәри осталыкның  төбәк чемпионаты  узды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгына    5 компетенция  беркетелгән  иде:    «Икмәк  пешерү», «Татар ашлары», «Осетин  пироглары  пешерү», «Авыл  хуҗалыгы машиналарын  эксплуатацияләү», «Ветеринария».

«Икмәк  пешерү», «Татар ашлары», «Осетин  пироглары  пешерү»   компетенцияләре  буенча  ярышлар  Казан кооператив институты  базасында  узды,   «Авыл  хуҗалыгы машиналарын  эксплуатацияләү»  - Казан  аграр  университетында, «Ветеринария» - Н. Э. Бауман ис. Казан  дәүләт ветеринария    медицинасы  академиясе  базасында. 

«Икмәк  пешерү» компетенциясе  буенча  урыннар  түбәндәгечә  бүленде:     1 нче  урынны   бүлештеләр –   Екатерина Красильникова  (“Халыкара сервис  көллияте»)  һәм  Мишечкин Игорь (Казан  кооператив институты),   2  нче урында  – Анастасия Глухова (Казан  сәүдә – икътисад   техникумы),  3 нче  урында   – Зилә Андреева («Арча  агросәнәгать көллияте» ДАҺБУ).

«Осетин  пироглары  пешерү»   компетенциясе  буенча  ярышларда  1 нче  урынны    Рәсим Сәлихҗанов  алды (“Халыкара сервис  көллияте»), 2  нче  урында  -  Галия Ганиева (“Халыкара сервис  көллияте»), 3 нче  урында    – Ландыш Галиева (Казан  сәүдә – икътисад   техникумы).

 «Ветеринария» компетенциясе  буенча  ярышларда  1 нче  урынны    Надежда Мюллер алды  («Буа   ветеринария   техникумы» ДАҺБУ), 2  нче  урында   – Дарья Трифонова («Буа   ветеринария   техникумы» ДАҺБУ),        3 нче  урында - Аделина Колесова («Минзәлә авыл  хуҗалыгы   техникумы» ДБҺБУ).

  «Ветеринария» компетенциясе  буенча  яшүсмерләр арасында   1  нче  урынны   Айда Смирнова  алды  («Лицей – интернат» МБМУ, Буа шәһәре),    2 нче  урында  – Альбина Нәбиуллина («Аерым  фәннәр тирәнтен  өйрәнелә  торган  15 нче  гомуми  белем бирү  мәктәбе”  МБМУ,  Казан  шәһәре),           3 урында   – Елена Братченко («Аерым  фәннәр тирәнтен  өйрәнелә  торган  15 нче  гомуми  белем бирү  мәктәбе”  МБМУ,  Казан  шәһәре).

«Авыл  хуҗалыгы машиналарын  эксплуатацияләү»   компетенцияләү  буенча 1  нче  урынны Азат Тимербаев алды ("Сарман  аграр  көллияте» ДАҺБУ),  2 нче  урында   – Кирилл Михайлов («Кукмара  аграр    көллияте» ДАҺБУ),  3 нче  урында   – Алмаз Нуриманов («Чистай аграр    көллияте» ДАҺБУ).

РФ финалында  катнашу  өчен  сайлап  алу  ярышлары  2019   елның  март – апрель   айларында    РФ  төбәкләрендә  узачак.   Ярышларның  финалы   2019  елның   20 – 24 маенда   узачак.     «WorldSkills  Дөнья   чемпионаты  Kazan 2019»   2019   елның   22 – 27 августында  узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International