Минзәлә шәһәрендә 2018 елның 16 - 18 ноябрендә Татарстан Республикасы XV нче «Сәламәтлек» авыл Спартакиадасы программасы кысаларында авыл районнары командалары арасында өстәл теннисы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды.
Ярышларда республиканың 16 районыннан командалар катнашты. Барлык катнашучылар саны 100 кешегә якын иде.
Хатын-кызлар арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Саба муниципаль районыннан Динара Исмаилова алды, 2 нче урынны - Биектау муниципаль районыннан Ирина Миндрюкова, 3 нче урында - Саба муниципаль районыннан Диләрә Баширова.
Ирләр арасында шәхси зачетта 1 нче урынны Саба муниципаль районыннан Хайем Исмаилов алды, 2 нче урында - шул ук районыннан Павел Галанов, 3 нче урынны Алексеевск муниципаль районыннан Станислав Фомин алды.
Команда зачетында командалар арасында урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 нче урында - Саба районы, 2 нче урында - Алексеевск районы һәм 3 нче урында - Әлмәт районы.