2018 елның гыйнвар-июль айларында авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сую өчен үстерелгән тере үлчәмдә кош-корт 119,2 мең тонна булды, бу - 2017 елның шушы чоры белән чагыштырганда 3%ка күбрәк. Кош ите күләме сатылган тере үлчәмдәге терлек ите һәм кош итеннән 55% тәшкил итә.
«Минем җирем – Россия” V Бөтенроссия иҗат конкурсына заявкалар бирү вакыты тәмамланып килә. Конкурсның оештыру комитеты тагын бер кат искә төшерә: урыннар алуда ярышырга теләүчеләр өчен өч атналап вакыт калды. Шуңа күрә «дилбегәне озынга сузмыйча», ашыгырга кирәк, алдан килгән урын өчен дип юкка гына әйтмиләр бит.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле муниципаль районында урып-җыю эшләре барышын тикшерде. Рөстәм Миңнехановны сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озата йөрде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Буа муниципаль районы кырларында урып-җыю кампаниясенең барышы белән танышты.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тәтеш муниципаль районында булды. Биредә ул кырларда урып-җыю эшләренең барышы белән танышты
2018 елның 13 августында Арча муниципаль районының «Курса МТС» ҖЧҖ базасында хезмәтне саклау буенча координация советының күчмә утырышы узды. Утырыш барышында 2018 елгы урып-җыю эшләре барышында хезмәтне саклау нормаларының һәм җитешиерү иминлекләре таләпләренең үтәлеше турындагы мәсьәләләр каралды.
Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасында урып-җыю мәсьәләләренә багышланган брифинг узды. Журналистлар алдында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыыгыш ясады.
2018 елның 22 - 23 августында Свердловск өлкәсенең «Белореченский» АПК АҖ кырларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә «Бөтенроссия бәрәңге кыры – 2018» зур тармак чарасы узачак, анда Россиянең төрле тармакларыннан бәрәңге җитештерү тармагы вәкилләре катнаша.
Татарстан районнарында алдынгы комбайнчыларга бүләкләр тапшыралар. Буа муниципаль районында урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга чираттагы премияләр тапшырдылар. Акчалата премияләрне "Авангард" хуҗалыгыннан Рәфикъ Шакирҗанов, Ринат Нигъмәтуллин һәм Илдус Насыйбуллин алдылар, "Авангард" агрофирмасыннан Зөлфәт Измайлов һәм Николай Николаев алдылар.
«Яшь профессионаллар» VI илкүләм чемпионаты финалы 8 августттан 12 августка кадәр Көньяк Сахалинда узды.