Киңәшмәдә катнашучыла закон проектына карата үз искәрмәләрен, тәкъдимнәрен әйттеләр, алар беркетмә рәвешендә РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгына җибәреләчәк.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 8 айлык эшенә йомгаклар ясадылар һәм терлекләрне кышкы чорга күчерү мәсьәләләрен карадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов уздырды.
4 октябрьдә Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районында кошлар һәм терлекләрдә була торган аеруча куркыныч инфекцияләрне бетерү буенча ветеринарлар өчен команда-штаб күнекмәләре узды. Укулар барышында Республика ветеринария лабораториясе белгечләре нинди авырулар вакытында нинди патологик материаллар алынырга тиешлеген күрсәттеләр.
Иртәгә, 6 октябрьдә, авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узачак.
10-12 октябрьдә Мәскәүдә “Алтын көз” 20 нче Россия агросәнәгать юбилей күргәзмәсе кысаларында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы Россия экспорт үзәге белән берлектә «Discover Russian Cuisine» Россия гастрономиясенең IV фестивален үткәрә, ул, былтыр башланып, Берлинда һәм Туринда халык күңелен яулаган иде инде.
Татарстанда авыл хуҗалыгы культураларын җыю дәвам итә. 4 октябрьгә 37,9 мең га (планнан 59%) мәйданда 1320,7 мең тонна шикәр чөгендере чыгарылган. Бер гектардан уртача уңыш 348 центнер тәшкил итә.
2018 елның сентябрендә «Ашлык сыйфатын бәяләү үзәге” ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 74,2 мең тонна ашлык һәм аның эшләнмәләренең иминлек һәм сыйфат таләпләренә туры килүен тикшергәннәр, тикшерүгә 415 партия алынган, барысы 5805 тикшерү уздырылган.
Бүген Игенчеләр сараенда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «ТРында яңа эш башлаучы фермерларга ярдәм», «2017 - 2020 елларга ТРында КФХ базасында терлекчелек фермаларын үстерү», «2017 - 2020 елларга ТРында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» программалары буенча грант алучыларга сертификатлар тапшырды.
Тукай районы аграрийлары бәрәңге уңышын җыеп бетерделәр. 293 гектардан 7,9 мең тонна бәрәңге җыеп алынган, бер гектардан уртача уңыш - 271 центнер.
Бүген Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ кырларында туфракны төп эшкәртү һәм орлык кукурузын игү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.