Татарстанда республика агросәнәгать комплексының Ветераннар советы төзеләчәк

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы  агросәнәгать комплексының  Ветераннар  советын  төзү мәсьәләләре буенча  беренче  утырыш  узды.  Ул  агросәнәгать комплексы ветраннарының  хокукларын  һәм  мәнфәгатьләрен  яклау  мәсьәләләре буенча  карарларны коллегиаль эшләү  өчен  төзелә.   

Эшче  төркем җитәкчесе  итеп  «Татптицепром» ҖЧҖ  генераль  директоры   Марс Алиев билгеләнде.  Утырышта  Татарстан  Республикасы АПК ветераннары  катнашты.   Михаил Виноградов  пенсиягә  кадәр  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары вазыйфасын һәм Балык  Бистәсе  районының  1 секретаре  вазыйфасын биләгән.    Виталий Лабуткин  озак  еллар  ТАССРның  авыл  хуҗалыгы  министры  урынбасары һәм  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  терлекчелек  бүлеге  башлыгы  булып  эшләгән.    Фидарис Минһаҗев элек  республиканың  Дәүләт агросәнәгатенең  үсемлекчелек   бүлеге башлыгы һәм   рәис урынбасары булып  эшләгән.    Айрат Әюпов Татарстан  Республикасы авыл  хуҗалыгы  техникасы хезмәтенең элеккге  хезмәткәре,  ә хәзер  Татарстан  Республикасы аксакаллар  советы  рәисе.   Эшче  төркем утырышында  шулай  ук   хуҗалыкларның  элеккге  җитәкчеләре  катнашты.    Илдус Сәлахетдинов элек    «Семиозерский» совхозын һәм  Казплодовощторг базасын   җитәкләгән. Риф Димиев   20 елдан  артык ат  заводы  хуҗалыклары  һәм ипподром җитәкчесе   булып эшләгән,  Татарстан  Республикасының  атказанган  хезмәткәре. 

Катнашучыларга  сәламләү  сүзе  белән эшче  төркем  җитәкчесе    «Татптицепром» ҖЧҖ генераль директоры Марс Алиев  чыгыш  ясады.  Ул  катнашучыларны  иҗтимагый  оешманың  эш  планы  белән  таныштырды.   

Утырыш  Биектау  районының  агросәнәгать комплексы  ветераны  Илдус  Сәлахетдиновны  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының Рәхмәт хаты  белән  бүләүкләү  белән  тәмамланды.   Бу  көннне  аңа   82 яшь тулды.

Озакламый  районнарның  ветераннар  советларын  төзү  планлаштырыла.    Бүгенге  көннән  һәр эш  көнендә  9.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Федосеев ур., 36  адресы буенча  ветераннарны  кабул  итү  оештырылды.  Тулырак  мәгълүматны   электрон  почта  veteranapkrt@mail.ru  аша  алырга  мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International