Бүген Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ кырларында туфракны төп эшкәртү һәм орлык кукурузын игү мәсьәләләре буенча семинар узды. Семинарда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашты.
2018 елның 28 сентябрендә «РИВЦ» АҖенең Авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенциясе үзәге белгечләре Татарстан Республикасы Аксубай һәм Әлки муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары белән эшлекле очрашулар уздырдылар.
2018 елны 10 октябрендә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә 75 нче павильонда, Зал А, 4 нче конференц-залда «Алтын көз» күргәзмәсе кысаларында «Россия дөньякүләм органик продукция базарында» мәсьәләсе буенча панель сессия узачак
Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районында күбесе казлар үрчетү белән шөгыльләнә. Яңа Чүпрәле авылыннан Ләйсән һәм Рөстәм Бадыйковлар да быел ныклап торып казлар үрчетү эшенә керешкәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республиканың агросәнәгать комплексында эшләгән ветераннарны Халыкара өлкәннәр көне белән котладылар. Бу күркәм гадәт Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында күп еллар бара инде.
Иртәгә Мамадыш муниципаль районының «Азык-төлек программасы» ҖЧҖ кырларында «Орлык кукурузы — терлекләрнең туклыклы рацион нигезе» темасына семинар-киңәшмә узачак.
2018 елның 27 - 30 сентябрендә Болгар шәһәрендә авыл районнарының ирләр командалары арасында мини-футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының финал ярышлары узды.
Бүген Арча муниципаль районында яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесен данлыйбыз” дигән унынчы республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Татарстанда шикәр чөгендере уңышын җыю экваторга якынлашып килә. 28 сентябрьгә татлы тамыр барлык мәйданның 48 процентында җыелган. Миллион тоннадан артык чөгендер җыелган, бер гектардан уртача уңыш – 347 центнер.
Шимбә көнне Питрәч районы Наратлыгында «Скорлупино» утарында III Бөтенроссия йомырка фестивале узды. Әлеге чара өченче ел рәттән уздырыла, бирегә Татарстан Республикасы районнарыннан гына түгел, ә Россииянең башка төбәкләреннән дә киләләр. Быел фестивальгә 3600 катнашучы һәм кунак килде.