Зәй районы 2019 ел уңышы өчен минераль ашламалар туплау буенча алда бара

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

«Оператив белешмәләр буенча Зәй районында гыйнвар аена 3 мең 222 тонна минераль ашлама тупланган, бер гектарга исәпләгәндә 42,9 кг туры килә. Бу фаразга карата 61% тәшкил итә – республика буенча бүгенгә иң яхшы күрсәткеч», – дип сөйләде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Алдынгы  өчлеккә тагын Тәтеш районы керә - гектарга 38,9 кг тупланган (фаразга карата 56%), Сарман районы - 34,9 кг(50%). Дүртенче һәм бишенче урыннарда Тукай һәм Саба районнары - гектарга 33,3 һәм 25,6 кг тупланган.

Республика авыл хуҗалыгы предприятиеләре алдына 2019 ел уңышы өчен бер гектар чәчүлеккә кимендә 70 кг минераль ашлама туплау бурычы куелган. «Тулаем республика буенча 9 гыйнварга минераль ашламалар 45 мең 637,8 тонна, ягъни бер гектар чәчүлеккә 15,8 кг тупланган», – дип төгәлләштерде Зиннәтов. Аның әйтүенчә, узган елның бу датасына республикада минераль ашламалар бер гектарга 25,1 кг тупланган булган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International