Әстерхан делегациясе Татарстанга килде

2019 елның 18 гыйнвары, җомга

Бу  атнада  Татарстанга  Әстерхан  өлкәсе  Хөкүмәте  рәисе  урынбасары  фазыйфаларын  башкаручы –  Әстерхан  авыл  хуҗалыгы  һәм  балык  сәнәгате министры  Алексей Галкин җитәкчелегендәге  Әстерхан    делегациясе  килде.   Рәсми затлардан  тыш,    делегация  составына  төбәкнең  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  азык-төлек  продуктларын эшкәртүчеләре  кергән  иде.   Кунаклар белән    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары    Николай Титов    йөрде. 

Делегация  “Казан” агросәнәгать паркында,  «Майский» теплица   комбинатында, Мамадыш   һәм Зәй  районнарында  булды.

Кунаклар  республикада  авыл  хуҗалыгы  өлкәсендә  эшкуарлар  өчен  булдырылган  киң мөмкинлекләрне югары  бәяләделәр һәм   авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  һәм эшкәртү  өлкәсендә  төбәкләрнең  үзара  сәүдә- сәнәгать хезмәттәшлеге  мөмкинлекләрен  карарга  ниятләре  булуын  белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International