Авыл территорияләрен үстерүнең төп факторларыннан берсе - югары квалификацияле белгечләр белән тәэмин ителеш, ә аларны авылда калдыру өчен тиешле шартлар тудырырга кирәк. Һәм, беренче чиратта, әлбәттә, торак мәсьәләсе.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 16 гыйнварда Актаныш, Буа, Кайбыч, Кукмара, Лаеш, Нурлат, Саба һәм Чистай муниципаль районнарының муниципаль берәмлекләре башлыклары белән катнашында узган киңәшмәдә шул хакта сүз барды.
Чара кысаларында авылда яшь белгечләрне һәм яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү буенча төрле ярдәм чаралары турында район башлыкларының тәкъдимнәрен тыңладылар, алар арасында ипотека ставкасын төшерү, этаплап финанслау, төзелеш өчен бушлай җир кишәрлекләре бирү, “аренда торагы” федераль программасы аша эшләү кебек һәм башка тәкъдимнәр булды. Алар барысы да исәпкә алынды һәм җентекләп өйрәнеләчәк.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, авылда яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программасына кертелгән. Бу хакта тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында «Актуаль мәгълүмат» бүлегендә танышырга мөмкин.