Хезмәт кешеләре: Апас районыннан атказанган механизатор

2019 елның 17 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Хезмәт кешеләре” дигән яңа рубрика ачып җибәрде. Анда без фидакарь хезмәт итеп танылган шәхесләр, бай тәҗрибәле һәм мактаулы хезмәт кешеләре, үз эшенең осталары турында язачакбыз.

Бу рубриканың бүгенге герое – озак еллар механизатор булып эшләгән Василий Игнатьевич Аверьянов.

Василий Аверьянов 1936 елда Апас районының Янгильдино авылында туган. Балачактан ук ул колхозда тимерче ярдәмчесе булып эшли башлый. Аннары армиядә хезмәт итеп кайта, СПТУны тәмамлый һәм 1959 елдан Тукай ис. колхозда киң профильле механизатор булып эшли башлый.

60 нчы еллар башында Аверьянов районда механизаторлардан беренче буларак, шикәр чөгендере чәчә. Аннары шулай ук беренче булып, КС-6 шикәр чөгендере җыю комбайнының эшен үзләштерә. Даими рәвештә техника тирәсендә булганга күрә ул шикәр чөгендере плантацияләрендә һәм бодай кырларында уңышны елдан-ел арттыруга китерә торган агротехник чараларны камилләштерүгә ирешә. Ару-талуны белмичә, яздан көзгә кадәр ул кырда, кышын тәгәрмәчле МТЗ-75 йөк тракторында эшли. Шулай итеп ул бернгичә мәртәбә районның иң яхшы тракторчысы исемен яулый.

Василий Аверьяновның намуслы хезмәте лаеклы бәя ала: 1971 елда Василий Аверьянов Хезмәт Кызыл Байрагы ордены ала, 1975 елда - III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены, 1976 елда - II дәрәҗә Хезмәт Даны ордены.

Аверьяновның һәм аның дусларының ничек эшләгәнен аңлау өчен бер фактны гына да искә алу җитә: корылык булган 1981 елда ул җитәкләгән звено һәр 810 гектардан 24,5әр центнер ашлык җыеп алды, ә аннан соңгы елда - 35,7әр центнер. Василий Игнатьевич үзе 1982 елда 3075 эталон гектар җир эшкәртә, бу планнан 675 гектар күбрәк. Шул ук вакытта ягулык-майлау материалларын һәм запас частьләрне күпкә янга калдыра алган.

Күп еллар фидакарь хезмәт итеп, югары күрсәткечләргә ирешкән, СССР оешуның 60 еллыгына багышланган бөтенсоюз социалистик ярышта җиңеп чыккан, бер хуҗалыкта озак еллар намуслы эшләгән өчен 1982 елда Василий Аверьянов I дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнә.

Василий Игнатьевич үзенең шундый зур бүләкләргә ия булу сәбәпләрен гади генә итеп аңлата – ул бервакытта да бер эштән дә курыкмаган һәм аларны намус белән башкарган.

Василий Игнатьевичтан механизатор эстафетасы шулай ук туган ягында яшәүче, туган җирендә эшләүче улына күчә. Ә ветеран үзе күпсанлы оныкларын үстерергә булыша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International