Кайбыч районында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе

Кайбыч муниципаль районының Хуҗа Хәсән авылында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясау буенча киңәшмә узды.

Катнашучылар башта Хуҗа Хәсән сөт-товар фермасында булдылар, анда сыерларны һәм яшь терлекләрне карау һәм ашатуны оештыру ысуллары белән таныштылар.

Киңәшмәдә Кайбыч муниципаль районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фиргать Басыйров, ветеринария берләшмәсе башлыгы Илсур Зыядиев, шулай ук терлекчелек буенча белгечләр, агрофирмалар һәм хуҗалыклар җитәкчеләре катнашты.

«2018 елга терлекчелек тармагы йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар» турындагы нотык белән район Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Евгений Баймиев чыгыш ясады.

Нотыкта ул 2018 елда грант ярдәмендә ирешелгән уңышларны билгеләп узды, мәс., Фәсәхов Р.Р. крестьян - фермер хуҗалыгында ат итен җитештерү 56%ка арткан һәм ул 205 центнер тәшкил итә.

 2018 елда  район фермерлары    «Яңа  эш башлаучы  фермер» программасы  буенча    3 миллион сум дәүләт ярдәме  алганнар.  Авыл  хуҗалыгы кулланучылар  кооперациясенә ярдәм  программасы  буенча    5 миллион сум  акча бирелгән.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International