2018 елның 31 октябрендә РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев хайваннар, үсемлекләр, терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясе иминлеге һәм аның сыйфатын тикшереп тору буенча бердәм система булдыру мәсьәләсе хакында киңәшмә үткәрде.
Яңа Чишмә муниципаль районында районында «2018 елның иң яхшы комбайнчысы» дигән республика һәм район конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара Яңа Чишмә муниципаль районы советы сессиясе кысаларында узды.
10 ноябрьдә Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.
Министрлыкта авыл хуҗалыгы культураларын сортлар буенча районлаштыру комиссиясе утырышы узды, аны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов алып барды.
Министрлыкта РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика комитетының чираттан тыш пленумы узды. Аны РФ агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина алып барды.
Бүген Министрлыкта техниканы кышкы саклауга кую буенча АПК оешмалары арасында конкурс оештыру һәм машина-трактор паркын техника ремонтлауга әзерләү мәсьәләләре хакында киңәшмә узды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Тәлгать Таһирҗанов, Илдус Габдрахманов, Олег Земсков, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге белгечләре, һәм башкалар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елдагы 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Сирень Нигъмәтҗанов үткәрде.
Ютазы муниципаль районында авыл хуҗалыгының, сәнәгать җитештерүенең, торак-коммуналь комплексының һәм төзелешнең иң яхшы хезмәткәрләрен котладылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов, Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев катнашты.
Тукай муниципаль районында тәүлек буена 69 тонна сөт савалар. Бу узган елгы күрсәткечләрдән 11 тоннага күбрәк. Район күләмендә күрсәткечләрне арттыруга Сәйдәшев ис. Хуҗалык, «Вильданов» КФХ, «Ирек» җитештерү кооперативы, «Р-Агро» предприятиесе үзләреннән зур өлеш керттеләр. «Р-Агро» хуҗалыгында тәүлеклек савым 10 тоннадан артык тәшкил итә, бер сыердан 17,5 килограмм сөт савалар.
Бүген Казанда, Чаллыда, шулай ук шулай ук Зеленодольск муниципаль районының Октябрьский поселогында авыл хуҗалыгы продукциясен һәм көндәлек кирәк-яракларын сату буенча гадәттәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 11 мәйданчыкта узды.