Министрлыкта терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2018 елгы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов үткәрде.

Киңәшмәне ачып, министр урынбасары 1 кг сөткә федераль бюджеттан субсидияләр бирү шартлары турында мәгълүмат бирде. Әлеге дәүләт ярдәме төре узган елгы сыерларның сакланышыннан чыгып бүленәчәк.

Нәҗип Хаҗипов катнашучыларны терлекчелк тармагының 2018 елгы эш йомгаклары белән таныштырды. Ул сөт һәм ит җитештерү, терлекләрнең баш саны сакланышы мәсьәләләрен ассызыклап үтте.

Министр урынбасары чыгышыннан күренгәнчә, эре мөгезле терлекләр саны 736,0 мең баш тәшкил итә, шулардан сыерлар - 245,8 мең баш. 1297,0 мең тонна сөт җитештерелгән, 388,7 мең тонна - терлек һәм кош ите, шул исәптән эре мөгезле терлек ите – 98,3 мең тонна. 276,6 мең баш бозау туган.

Ул шулай ук эре мөгезле терлекләр санын арттырган районнарны санап китте. Андыйлар арасында – Зеленодольск, Актаныш, Саба, Балтач, Буа, Әлки һәм Мамадыш районнары.

Аннары татар токымлы атлар турындагы нотык белән биологик фәннәр докторы, профессор, Н.Э.Бауман ис. КДВМАнең биология, генетика һәм терлекләр үрчетү кафедрасы мөдире Равил Хәертдинов чыгыш ясады. Ул әлеге төр атларның үзенчәлекләре, аерымлык билгеләре, экстерьер стандартлары, конституциясе, эш сыйфатлары һәм яраклашуы турында сөйләде.

Аннары «ЕвроАгро-Алга» ҖЧҖ генераль директоры Наил Камалетдинов нәселле хайванны кайтару һәм сөт җайланмасы җитештерү өлкәсендәге компаниянең эшчәнлеге турында сөйләде.

Нотык белән шулай ук Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эшенә баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Ришат Зарипов чыгыш ясады. Ул катнашучыларны 2018 елда эре мөгезле терлекләр үрчетү буенча эш йомгаклары белән таныштырды һәм бозаулар туудагы уңай күрсәткечләр турында әйтте.

Үз эшләренең нәтиҗәләре турында шулай ук Лаеш һәм Чистай районнарының селекция – нәсел хезмәтләре башлыклары сөйләде.

Киңәшмә азагында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Нәҗип Хаҗипов терлекчелек буенча консультантларны быелгы елда терлекчелек продукциясен кимендә 5%ка арттыруны тәэмин итәргә өндәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International