Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен мәгълүмат бирә

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

Өстәлгән бәяләргә салым (НДС) буенча ташлама алу өчен 2019 елның 20 гыйнварына кадәр Салым хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Салым кодексының яңа нормалары буенча 2019 елның 1 гыйнварыннан Россиядә бердәм авыл хуҗалыгы салымын түләүчеләрнең (ЕСХН) барысы да НДС түләүчеләр булачаклар.

Әмма мондый салым түләүченең товарлар сатудан, эшләр башкарудан, хезмәтләр күрсәтүдән 2018 елдагы гомуми кереме 100 млн. сумнан кимрәк булса, ул НДС түләми. Моның өчен 2019 елның 20 гыйнварына кадәр Федераль салым хезмәтенә хәбәр итәргә кимрәк.

Белешмә өчен: ЕСХН — бу авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре өчен махсус салым режимы, аңа авыл хуҗалыгы эшчәнлегеннән җыелма кереме 70%тан кимрәк булган аграрийлар күчәргә хокуклы. ЕСХН түләүчеләр табышка һәм мөлкәткә салым түләмәскә хокуклы, эшкуарлар — НДФЛ һәм мөлкәткә салым түләмәскә. ЕСХН түләүчеләр өчен бөтен ил буенча салым 6% тәшкил итә, әмма 2019 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе төбәкләренә аны нульгә кадәр киметү хокукы бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International