Марат Әхмәтов: республика агросәнәгать комплексы буенча 2018 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум булды, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 22,4 мең сум

2019 елның 12 гыйнвары, шимбә

Авыл хуҗалыгында хезмәт өчен түләүнең торышы турында шимбә куөнне Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.

Барлык муниципаль районнар районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Әхмәтов хәбәр итүенчә, гомумән алганда, республика агросәнәгать комплексы буенча 2018 елның 11 аенда уртача хезмәт хакы 24,9 мең сум булды, шул исәптән авыл хуҗалыгы буенча - 22,4 мең сум (азык-төлек сәнәгатен кертмичә), 2017 елга караганда 6%ка арткан, хезмәт җитештерүчәнлеге - 5%ка.

«Бу безнең тармак өчен уңай билге дип саныйм, - диде Марат Әхмәтов. – шулай да, авыл хезмәткәрләренең хезмәт хакы уртач икътисадка карата 66% дәрәҗәсендә. Ә Идел буе федераль округы буенча авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 20,8 мең сум тәшкил итә. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында безнең республика 6 нчы урында тора. Алда - Пенза, Марий Эл, Мордовия».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, 2018 елда республика авыл хуҗалыгы оешмаларының акчалата табышы 100 млрд. сумнан артыграк булды, диде. Үсемлекчелектән табышның сезонлы гына булуын истә тотып, авыл хуҗалыгы оешмаларында төп керем терлекчелек продукциясен сатудан керә икәнен беләбез. Әмма сөткә һәм тавык итенә бәяләр төшү аркасында 4,6 млрд. сум табыш алынмый калды, диде Марат Әхмәтов.

Ул шулай ук өстәмә рәвештә 1,65 млрд. сум дәүләт ярдәме бирелүен дә искәртеп узды. Әмма хуҗалыклар барыбер үз югалтуларын компенсацияли алмадылар һәм республикада икътисад тармаклары буенча уртача хезмәт хакы дәрәҗәсенә якынлаша алмадылар.

Марат Әхмәтов авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләренә болай дип мөрәҗәгать итте: авыл хуҗалыгы продукциясенең бәяләр базары нинди булса да, хуҗалык мәсьәләләрен беркемнең дә хезмәт хакы ресурслары исәбенә хәл итәргә хакы юк, бу үзегезнең эчке резервларны кабат һәм җентекләп карарга мәҗбүр итә. «Хезмәт өчен түләү эшнең нәтиҗәсендә күреренергә тиеш, җитештерелә торган продукциянең сыйфаты да, аның уңышлы сатылышы да шуңа бәйле булуын һәркем аңлап эш итәргә тиеш», - диде ул.

Ул Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан куелган бурычны искә төшерде: 2024 елга АПК продукциясен экспортлауны 2,5 мәртәбә арттыру (448 млн. долларга кадәр) бурычы барлык төр чыгарыла торган продукция буенча җитди эшләүне, аның күләмнәрен арттыруны һәм продукциянең сыйфатын яхшыртуны таләп итә.

«Шуңа игътибар итегез, бу елның 1 гыйнварыннан хезмәт өчен түләүнең минималь күләме 11280 сумга җитте, - диде Марат Әхмәтов. – Шуңа бәйле рәвештә, хезмәт өчен түләү системасына туры килергә кирәк. Лаеклы хезмәт хакы – эшләү өчен иң яхшы стимул. Моны барлык җитәкчеләр аңларга тиеш, әмма, кызганычка каршы, күбесе моннан ерак тора әле. Авыл хуҗалыгында хезмәт хакын икътисад буенча уртача хезмәт хакына җиткерү эшен дәвам итәчәкбез, әлбәттә, шул исәптән хезмәтне фәнни оештыруны гамәлгә кертү, сакчыл җитештерү һәм хуҗалык исәп-хисаплары мөнәсәбәтләре принципларын уңышлы кулланучы иң яхшы хуҗалыклар тәҗрибәсен тарату буенча галимнәр белән үзара мөнәсәбәтләрне көчәйтү исәбенә дә. Бу юнәлештә Министрлык тарафыннан җитди аналитик эш алып барыла, аның нәтиҗәсендә безнең йомгаклау коллегиясендә тиешле бурычлар куелачак».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International