Чарада Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПКны инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Ришат Булатов, Сарм ан муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Әлфис Мөхәммәтгәрәев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Альберт Шәрипов катнашты.
Россия эре кошчылык фабрикаларының берсе - «Чаллы-Бройлер» җитештерү масштабларында «Кобб-500» кроссы белән беррәттән «Росс-308» кроссы чебешләрен үстерә башлады. Бу чеби токымнары кош үрчетү белән шөгыльләнүчеләр арасында бик популяр. Чөнки алар бик тиз үсәләр һәм артымнары да зур була.
2018 елның 16 ноябрендә Мәскәүдә Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә авыл хуҗалыгы кооперативларының VI Бөтенроссия съезды узачак, ул «Измайлово» кунакханә комплексының «Бета» корпусында, 2 катта, «Мәскәү» залында була, анда 500дән артык делегат катнаша.
2018 елның 16 – 17 ноябрендә “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы авыл яшьләре” ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында “Татарстан Республикасының аграр яшьләр берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы (ТИА) Татарстан Републикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Татарстан Республикасы АПКсының яшь хезмәткәрләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” һөнәри осталык конкурсын үткәрә.
Республика территориясендә АПК оешмалары арасында авыл хуҗалыгы техникасын кышкы саклауга кую һәм аларны ремонтка әзерләү буенча конкурслар башланды.
Арча муниципаль районында терлекчелек тармагының 10 айлык эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәдә районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Ренат Гатиятов, идарәнең терлекчелек бүлеге консультанты Роберт Хәйретдинов, районның селекция-нәсел хезмәте инспекциясе башлыгы Зәмхәрия Зәрифуллина, район ветеринария берләшмәсе башлыгы Ринат Фәйзрахманов һәм авыл хуҗалыгы оешмаларының зооветеринария белгечләре катнашты.
9 ноябрьдә "Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясе" бинасында Татарстан Республикасы аграрийларының сәүдә эшчәнлеген цифрлаштыруга багышланган конференция узды. Конференцияне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «РИВЦ» АҖ һәм халыкара кулланучылар кооперативы «AGRARIUM» Цифрлы Артеле оештырды.
Бу елның 3 августында РФ Президенты В.В. Путин «Органик продукция һәм РФнең аерым законнарына үзгәрешләр кертү турында» 280-ФЗ номерлы законга кул куйды. Ул органик продукция җитештерүгә, аны саклауга, ташуга, маркировкалауга һәм стуга бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала. Документ 2020 елдан гамәлгә гамәлгә керә. Шуңа бәйле рәвештә Ставрополь крае Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Николай Великдань җитәкчелегендәге Ставрополь крае делегациясе белән Авыл хуҗалыгы министрлыгында киңәшмә узды. Киңәшмәдә органик авыл хуҗалыгы җитештерүе өлкәсендәге беренче бурычларны карадылар.
8 ноябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышы узды, анда 2018 елның 9 аенда «2013-2021 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгын үстерү. Авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу» .дәүләт программасын үтәү йомгаклары каралды.
Татарстане 2018 елның 26 ноябреннән 6 декабренә кадәр зона семинар-киңәшмәләре узачак. Семинарлар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать комплексы һәм азык-төлек сәнәгате комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының АПК, җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Мостафин, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, муниципаль районнар, авыл җирлекләре башлыклары, кооперативлар җитәкчеләре, фермерлар һәм шәхси ярдәмче хуҗалык тотучылар катнашында уза.