Дмитрий Патрушев Берлинда «Яшел атна» күргәзмәсендә Россия делегациясен җитәкләячәк

2019 елның 11 гыйнвары, җомга

2019 елның 18 гыйнварыннан 27 гыйнварына кадәр  Берлинда (Германия Федератив Республикасы) АПК өлкәсендә иң  күләмле дөньякүләм вакыйгаларның берсе – азык-төлек товарлары һәм авыл хуҗалыгының 84 нче  халыкара күргәзмәсе узачак.

Чарада  дөньяның  60тан  артык   иленнән    1700 экспонент катнаша, алар   100 меңнән артык  азык-төлек  прподуктлары,  авыл  хуҗалыгы  хайваннары продукциясе һәм аграр техника күрсәтәчәкләр.    

Россия  делегацияскен   Авыл хуҗалыгы  министры  Дмитрий Патрушев җитәкли, ул  күргәзмәдә Россия  Федерациясе    экспозициясен ачачак.  Германиягә сәфәре  кысаларында  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  башлыгы   үзенең  чит ил  коллегалары  белән  икеяклы  очрашулар  уздыра һәм  авыл  хуҗалыгы министрларының    XI Берлин  конференциясендә  катнаша.     Конференциянең  һәм гомумән «Яшел атна» эшлекле    программасының  төп  темаларыннан берсе -  АПКга  цифрлы   технологияләр кертү.  

Илебезнең  авыл  хуҗалыгы  казанышлары  Россия  эксперт үзәге  тарафыннан  оештырылган  илкүләм  стендта,  шулай  ук  аерым  төбәкләр стендларында  күрсәтеләчәк, бу  төбәкләр:   Ставрополь крае,  Калининград һәм   Саратов өлкәләре,  Татарстан  Республикасы.  Алар  икмәк әйберләре,  сөт  продукциясе,  кондитер әйберләре,   балык, үсемлек  майлары, яшелчәләр һәм башка товарлар  алып киләләр. 

Татарстан стендларында  республиканың  эре  компанияләре  продукциясе  булачак. «Татпотребсоюз» азык-төлек  продуктлары  алып бара һәм  Татарстан  кулинарлары ризыкларының  дегустациясен оештыра,    «Майский» теплица комбинаты” ҖЧҖ  яшелчәләр, яшел  үләннәр алып бара,  «Аквакультура һәм умартчылык идарәсе» ДБУ  - умартачылык продукциясе,   «НЭФИС-БИОПРОДУКТ» АҖ – майлар, майонезлар кетчуплар,  «Татспиртпром» ААҖ – ликер-аракы  продукциясе,   «Челны Бройлер” ҖЧҖ  - казы продукциясе  һәм    «Ак Барс» ХК” ААҖ  казы һәм сөт  продукциясе  алып  бара. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International