Оператив белешмәләргә караганда, 10 гыйнварга Зәй шикәр заводы миллион тоннадан артык чөгендер эшкәртте һәм 150 мең тоннадан артык шикәр әзерләп чыгарды.
2018 елда «Зәй шикәре» предприятиесе Россиянең иң эре шикәр заводлары бишлегенә керде. Бүгенге көндә предприятие республикадагы барлык шикәрнең 50%тан артыгын җитештерә. Узган ел предприятие 1 100 000 тонна чимал әзерләгән иде, хәзер 160 мең тоннадан артык шикәр җитештерү планлаштырыла.
«Заводта тәүлек эчендә 7 мең тонналап чөгендер эшкәртелә, 800 - 900 тонна шикәр комы әзерләнә. Озакка сузмыйча чөгендер эшкәртүне төгәлләү планлаштырыла», - дип хәбәр итте «Агрокөч» АҖ генераль директорының «Зәй шикәре» ААҖ эшчәнлеге мәсьәләләре буенча урынбасары Антон Трошин.
Нурлат һәм Буа шикәр заводлары чөгендер эшкәртүне һәм шикәр җитештерүне төгәлләделәр.