Татарстан Республикасында 1 гыйнвардан хезмәт өчен минималь түләү күләме артты

2019 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе

«Хезмәт өчен минималь түләү күләме турында» Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында» 2018 елның 25 декабрендәге 481-ФЗ номерлы Федераль закон хезмәт өчен минималь түләү күләмен 2019 елның 1 гыйнварыннан айга 11 280 сум итеп билгели.

Айлык эш вакыты нормасын тулысынча эшләгән һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) үтәгән хезмәткәрнең хезмәт хакы(шул исәптән кызыксындыручы һәм компенсация түләүләрен дә кертеп) хезмәт өчен минималь түләү күләменнән (МРОТтан) түбән була алмый.

Хезмәт өчен минималь түләү күләме буенча билгеләнгән дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законнарын бозган эш бирүчеләр Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 5.27 ст.нигезендә административ җаваплылыкка тартылалар.

Хезмәт хокук мөнәсәбәтләре бозылган очракта, хезмәткәр Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә, шулай ук судка һәм прокуратура органнарына мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Татарстан Республикасында Хезмәт өчен минималь түләү күләме(МРОТ) турында белешмә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International