Узган атнада «Федераль токсикологик, радиацион һәм биологик иминлек үзәге» (ФЦТРБ) ФДБФУ базасында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы президиумының күчмә утырышы узды. Утырышта «ФЦТРБ-ВНИВИ» ФДБФУ директоры Данил Мингалиев, район һәм башлангыч һөнәр берлеге оешмалары рәисләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Корея Халык-Демократик Республикасы делегациясе белән эшлекле очрашу узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, министр урынбасарлары Рөстәм Гайнуллов һәм Рафаэль Фәттахов, шулай ук «57нче Татар ат заводы» ҖЧҖ директоры Николай Скоков катнашты.
Татарстан Республикасында агросәнәгать комплексы предприятиеләренең бөртекле культураларны җыюга әзерлеген масштаблы тикшерү башланды. 30 июньнән 4 июльгә кадәр комиссия техниканың торышын, иминлек таләпләренә туры килүен һәм элеваторларның яңа уңышны кабул итүгә әзерлеген бәяләячәк.
2025 елның 9 июленнән 11 июленә кадәр «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә Россия агросәнәгать комплексының иң зур вакыйгаларынннан берсе - «АГРОВОЛГА-2025» узачак.
Министрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә «Сөт терлекчелеге юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының федераль дәүләт мәгълүмат системасында (ФГИАС) эшләргә әзерлеге һәм 2025 елга алда торган бурычлар» темасына киңәшмә узды. Чарада шулай ук министр урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев, «ПЛИНОР «РЦ» ҖЧҖ җитәкчесе урынбасары Петр Москаленко, СОЮЗПЛЕМ коммерциячел булмаган оешмасы директоры Вилсур Алиуллов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына салым бурычларын киметү буенча баланс комиссиясе утырышы узды. Анда министрның беренче урынбасары Ленар Гарипов, Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина, шулай ук икътисадый анализ һәм планлаштыру бүлеге башлыгы Илфир Мусин катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында «Авыл яши – Деревня живет» проектын гамәлгә ашыру кысаларында тугызынчы дәрес узды. Анда министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан чыгымнар өлешен каплауга 2025 елның 27 июненнән 11 июленә кадәр гаризалар кабул итү турында игълан итә, субсидияләр түбәндәгечә карала:
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мали Республикасының күчеш чоры Президенты Ассими Гойта белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты
2025 елның 17-19 сентябрендә Татарстан Республикасы башкаласы Казанда «Kazan Digital Week - 2025» халыкара форумы узачак. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуга, импортны алыштыру һәм импортны үстерү бурычларын нәтиҗәле хәл итәргә сәләтле фәнни-технологик активларны берләштерүгә, Россия Федерациясенең халыкара хезмәттәшлектә лидерлыгының нигезе буларак, технологик суверенитетны һәм белешмәләр суверенитетын тәэмин итүгә ярдәм итү.