Хезмәт кешеләре: Арча районыннан алыштыргысыз колхоз рәисе

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Безнең рубриканың бүгенге герое – ярты гасыр диярлек Арча районында «Искра» колхозы рәисе булып эшләгән Галиев Фәйзи Әхмәт улы.

Фәйзи Әхмәт улы оста җитәкче генә түгел, ул, беренче чиратта, авыл хезмәтчәннәрен  кайгыртып, аларны яратып, алар өчен борчылып яшәүче кеше, дип әйтәләр аның турында авылдашлары.

Фәйзи Галиев 1925 елда Татарстан АССРның Арча районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туган.

Үз эшчәнлеген ТАССРның Әтнә районы «Чулпан» колхозында хисапчы булып  башлый. 1942 елдан ул Смоленск пехота училищесы курсанты, 1943 елдан 722 нче укчылар полкы разведчигы. Шул ук елда ул яралана, шуннан туган колхозына кайта, аны ферма мөдире итеп билгелиләр, аннары тора-бара шул колхозның рәисе итеп куела.

1948-1950 елларда Казанда авыл хуҗалыгы мәктәбен тәмамлый, ә 1950-1951 елларда Әтнә районы авыл хуҗалыгы инспекциясендә агроном булып эшли. 1951 елдан 1957 елга кадәр Әтнә районының «Удар» колхозын җитәкли. 1957 - 1958 елларда – КПССның Әтнә РК секретаре.

1959 елда Фәйзи Галиев ТАССРның Арча районы «Искра» колхозы рәисе вазыйфаларына керешә һәм 49 ел буена аның алыштыргысыз рәисе булып тора. Аның җитәкчелегендә колхоз миллионерга әверелә, игенчелектә һәм терлекчелектә генә түгел, шулай ук әлеге хуҗалыкка керүче авылларны социаль үстерүдә дә гаҗәеп зур уңышлар яулана.

Фәйзи Әхмәт улы – республика күләмендә дә, шулай ук туган авылында, туган ягында олы ихтирам яулаган кеше, ул ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнгән, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. ТАССРның, СССРның Югары Советы депутаты булып сайланган.

Моннан тыш, Фәйзи Галиев – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы һәм 6 китап авторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International