Рөстәм Миңнехановка Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының АПК өлкәсендәге яңа фәнни эшләнмәләрен күрсәттеләр

2019 елның 19 гыйнвары, шимбә

Авыл  хуҗалыгының  нәтиҗәлелеген  арттыру  өлкәсендәге  фәнни  эшләнмәләр  турында  шимбә көнне  республиканың  барлык  муниципалитетлары  белән   Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәргән  видеоконференциядә Татарстанның  Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  җитәкчесе    Марсель Таһиров сөйләде. 

Киңәшмәдә Татарстан    Премьер-министры    Алексей Песошин катнашты. 

Марсель Таһиров  әйтүенчә,   институт 2017 елдан  башлап  яңа  шартларда    – Россия  Фәннәр академиясенең Казан ФҮ Федераль тиешеренү үзәге  составында  эшли.     Институт ике  төп  блок  буенча  эш алып  бара   - Россия  Федерациясе  Фән һәм югары  белем  министрлыгының  дәүләт бурычы  кысаларында  нигези   тикшеренүләр  уздыру,  шулай  ук  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы линиясе  буенча    гамәли тикшеренүләр  алып  бару.  Яңа  формат молекуляр-генетик, биотехнологик һәм  күзәнәкле  ысуллар  ярдәмендә  нигези  тикшеренүләрне  тирәннән  өйрәнергә  ярдәм  итә.  

«Россиядә  42 селекция  үзәге  эшли.  Безнең  институт шундыйларның  берсе.  Тикшеренүләрдә   иң  төп  юнәлеш   -   селекция һәм орлыкчылык.    Без селекцияне 15  культура  буенча   алып барабыз,  орлыкчылыкны   -   17 культура  буенча. Барысы  160 сорт һәм   гибрид барлыкка  китерелде», - дип  билгеләп  үтте   Марсель Таһиров.

Аның  сүзләре  буенча, соңгы  елларда  сортлар булдыру  эшчәнлеге  шактый   алга  китте.   5 елда   46 сорт  чыгарылган,  шулардан  24е   Дәүләт реестрына  кертелгән, 22се  - дәүләт сорт  сынаулары  уза.   «Безнең сортлар  соңгы  10  елда    республика чәчүлекләренең  яртысыннан  артыгын  тәшкил  итә,  Россиядә  -   1,7 млн. га. Россиядә  чәчүлек  мәйданнары  буенча  безнең  сортларның  лидерлар  унлыгына    “Казанский 560” көзге бодай,    “Радонь һәм Тантана” көзге  арыш,  арпаның  “Раушан” сортлары  керә», - диде  Татарстанның  Авыл  хуҗалыгы  фәнни-тикшеренү  институты  җитәкчесе.

 «Дөньяда    җитештерү  күләмнәре  буенча  бодай  кукуруз һәм дөгедән кала  өченче урында  бара.  Бу  юнәлештә  тикшернүләр  шактый  көчәйде.     Соңгы   5 елда  гына да  сабан бодаеның  лет   13 сорты  чыгарылды.   2018 елда  республика  тарихында  беренче  мәртәбә  җирле  селекциянең  сабан  бодае  сортлары    58%ка җитте, тулаем ашлык  җыемы  -  63%. Яңа   сортлар арасында   “Йолдыз” сорты  аеруча  популяр.   3 ел аны  җитештерү  куллану  эчендә  аның  мәйданы    60 мең  га  булды, һәр гектардан  уңыш    3тән  5 центнерга  артты», - дигән  мәгълүмат  бирде  Марсель Таһиров.

Терлекчелекне  үстерү  юнәлеше  буенча да  эш  алып  барыла,  аеруча,  сөт  терлекчелеген.    Терлек  азыгындагы  аксым  кытлыгы  кузаклы  культуралар   аша  хәл ителә.  Шул  нисбәттән  борчакның  яңа  сорты  чыгарылды.    Бу  борчакны  җыйганда  югалтулар  бөтенләй  булмый  диярлек.  Россиядә  мондый  борчак  сортының   аналогы  юк  әле,  диде нотыкчы.    

Моннан  тыш,  соңгы 10   елда  бәрәңгенең  вирусларга  чыдам   6  сорты  чыгарылды.   Ел  саен    Россия селекциясенең  70  сорты  экологик-географик  сынау  уза.    

Шул  ук вакытта    Институт  хезмәткәрләре  трафыннан терлек  азыгы әзерләүгә, аны  саклауга,  эре  мөгезле  терлекләр  җитештерүгә бәйле  мәсьәләләрне хәл итү  буенча да  актив  тикшеренү  эшләре  алып  барыла.       Җирле  агроминераль чимал  нигезендә  импортны  алыштыра  торган  азык  өстәлмәләре,  әзерләнгән силос  һәм сенажның  сакланышын  һәм сыйфатын  тәэмин  итә торган     биологик   консервантлар  эшләнгән, аларның  хакы  чит  илләрнекеннән    30-40%ка арзанрак.     Эшләнмәләргә  птентлар  алынган  һәм  алар  республиканың   45 хуҗалыгында  файдаланыла. 

Рөстәм Миңнеханов,  авыл  хуҗалыгын  үстерүнең  бүгенге  шартларында      сыйфатлы  азык  һәм  орлык  материалы җитеәтерү  өлкәсендә  яңа  фәнни  эшләнмәләр  булдыру  һәм аларны  куллануга  кертү  мөһим урын  алып  тора,  дип  ассызыклады.    «Без бүген  климатның  ничек  үзгәрә  баруын  күреп  торабыз.  Һәр елны  корылык  ихтималы булу  куркынычы  бар.    Без йә  сугару  юлы  белән  барырга,  йә  корылыкка чыдам  орлыклар  булдыруга  йөз  тотарга  тиеш.   Бу  мәсьәләләргә  игътибарны  арттырмыйча,   эштә  югары  нәтиҗәләргә  ирешеп  булмаячак», - диде  Татарстан  Республикасы  Президенты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International