Заманча техника һәм остазлык практикасы – Зәй игенчеләре уңышының сере

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Зәй районында  авыл  хуҗалыгы  техникасының бу  елның  язгы  чәчү  кампаниясенә  әзерлегенә  агросәнәгать комплексы  оешмалары  арасында  узган  район    конкурсына  йомгаклар  ясадылар.  

Конкурс Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов, район башлыгы    Рәзиф Кәримов, Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәргать Камалиев,   «Агрокөч» АҖ белгечләре   катнашында узды.    

Конкурста  иң күп балл  җыйган  «Чыбыклы» җитештерү  комплексы   чемпион булды, ул 40 балл  туплады, икенче  урында  -   39,5 балл  белән      «Нива» ҖЧҖ, өченче  урында  -  39 балл белән -   «Аксар» җитештерү  комплексы. .

Район  җитәкчесе   Рәзиф  Кәримов сүзләре  буенча,  бу  конкурс авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренең  кызыксынуын  арттыру,   аларның  җитештерүчәнлеген  күтәрү һәм уңыш җыюда  югары  күрсәткечләргә  һәм продукциянең  сыйфатын  яхшыртуга  ирешү  максатында  үткәрелә.  

Күпчелек  хуҗалыкларда  уңышка ирешүнең  сере төрле  стажлы  кешеләрнең  эшләвендә булуын  билгеләп  үттеләр, мәс., 30 еллык  хезмәт стажы  булган    белгечләр  агрофирмада  5  елдан  кимрәк  эшләүче  яшьләргә  остаз  булалар.  Мәс., “Кадер” җитештерү  комплексы     механизаторлары   Илдус Хәйруллин һәм Гаяз Хәмидуллин – парлап  эшлиләр. Илдус Хәйруллинның гомуми    «кыр» стажы   30 елдан  артык, ә Гаяз Хәмидуллин заманча техника штурвалы  артында  икенче  сезонын  эшли.   Алар   энергетик куәтле,   чыгымнарны  азрак  сарыф  итә  торган «John Deere» тракторында  эшлиләр.  «Техникага куәтле тагылма  – чәчү комплексы  урнаштырылган, ул  чәчә дә,  шул  ук  вакытта  ашлама да  кертә. Шунысы  да  сөендерә,  бу   машинада  чәчкечнең колачы     9 метрга  җитә,  шуңа  күрә  аның  җитештерүчәнлеге дә,  чәчү  сыйфаты  да  югарырак», - дип,  үз фикерләрен  бүлештеләр  механизаторлар. 

“Бүген  тракторлар   паркы эшкә  әзер,  барлык  техника тикшерү  узды,  механизаторлар  махус  киемнәр  белән  тәэмин  ителде, аларга  аптечкалар  һәм  янгын  сүндергечләр бирелде, – дип  сөйләде   Рәзиф Кәримов,  - хәзерге  вакытта  бар  техника  да    тиешле   технология  буенча  куелган, шулай  ук  язгы  чәчү  эшләрен  уздыру  планы,  агрегатларның  хәрәкәт итү  маршрутлары  эшләнгән”.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  Зәй  игенчеләренең  тагын  үзләрен  бөтен  республикага  үрнәк  итеп  күрсәтүләрен  билгеләп  үтте,  чөнки  алар  техниканы  ремонтлауны  да  беренчеләрдән булып  тәмамладылар һәм  язгы  кыр  эшләренә  дә  6 апрельдә  үк  чыктылар.  

  «Сәвәләй» җитештерү  кырында  2018 елның  август  ахырына  чәчелеп  беткән  көзге  бодайны  тукландыруга  керештеләр.   Игенчеләр  быел  ашламаны,    авиациядән файдаланмыйча,   чыгымнарны  азрак  сарыф  итә  торган     «Барс» авыл  хуҗалыгы  техникасы ярдәмендә  кертәләр.   

Язгы  кыр  эшләрен  район  башлыгы    Рәзиф Кәримов һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Фәргать Камалиев тикшереп  торалар.   Гадәттәгечә,  кыр  эшләре  районның  имам-мөхтәсибе Фатыйх хәзрәт Нуруллин  фатихасы  белән  башланып  китте.

Зәй  районында  барысы     17,5 мең гектарда  көзге  бодай  чәчелгән.  Быел  игенчеләр   23 мең  гектарда  сабан,  бөртекле   культуралар чәчәләр,  шул  исәптән: арпа  –   15,6 мең гектар, сабан  бодае –   5,2 мең гектар, орлык кукурузы   –   2 мең  гектар. Техник   культуралар  15 мең гектар  мәйданда  планлаштырыла,  шуннан: шикәр  чөгендере –   9,3 мең гектар, көнбагыш –   1 мең гектар, рапс –   3 мең гектар, орлык өчен горчица  –   1,2 мең  гектар.

Шулай  ук  15,1 мең гектарда  азык  культуралары  булачак:   9,5 мең гектар  - күпьеллык   үләннәр,  4,3 мең гектар  -  кукуруз һәм  1,2 мең гектарда  чиста  күпьеллык   үләннәр чәчелә.

Язгы  кыр  эшләрендә    500ләп механизатор һәм  290 трактор, шул исәптән    54 бер.  югары  җитештерүчәнлекле, энергетик  куәтле  техника  эшләячәк.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International