Аграрийларның көндәлек мшәкатьләре: Нурлат районында тракторлар кырларны тырмалауга чыктылар

2019 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

10 апрельдә  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ришат Хәбипов  җитәкчелегендәге  махсус  комиссия  Нурлат  районы  хуҗалыкларының  язгы  кыр  эшләренә  әзерлеген  тикшерде.  

Комиссия маршрутындагы  иң  соңгы  нокта    «Суләйманов Ә.И.» КФХы  булды,  биредә  министр  урынбасары  барлык  хуҗалыклар җитәкчеләре  белән  очрашты.  Катнашучылар  алдында  шулай  ук  районның  башкарма комитет   җитәкчесе   Линар Мәнәпов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы   Рәфис Ганиев һәм  хуҗалык   инвесторы   Әхтәм Сөләйманов чыгыш  ясадылар.

«Гомумән алганда,  Нурлат  районы язгы  кыр  эшләренә  әзер.     «Сөләйманов Ә.И.», «Южная», «ИРС» хуҗалыкларының  әзерлеген   аерым  билгеләп  үтәргә була, – диде  Ришат Хәбипов.  – Быелгы  ел  тагын  да  үзенчәлекле,  җир  язгы  суларны  бик  тиз  сеңдерә. Шуңа  күрә  язгы  чәчү  эшләрен  бик  кыска срокларда  башкарырга  кирәк  булачак.   Моның  өчен  районда  мөмкинлекләр  бар, ә иң  мөһиме  – кәеф  күтәренкеле».  «Сөләйманов Ә.И.»  КФХында  быел    18 мең гектар мәйданда  чәчү эшләрен  башкару көтелә.  Хуҗалык  җитәкчесе  Ирек Хәйдәрҗанов әйтүенчә, моның  өчен    64   трактор һәм машина  тулысынча  әзер.  Барлык  авыл  хуҗалыгы  машиналары  да  зерлек  линиясендә.      9 апрельдә  биредә  күпьеллык   үләннәрне тукландыруга  керешкәннәр.   Ә 10 апрельдә, техника эшкә  кабул  ителүгә, тагын  7 трактор  кырга  җир  тырмалауга  юнәлделәр.  

Районда  аерым хезмәтне саклауга  аерым игътибар бирелә.  Узган елның  ноябрендә  механизаторлар  махус  уку узганнар.   «Бу елның  1 кварталында    хезмәтне  саклау  буенча  координацион советның  30 утырышы уздырылды.  Төзелеш  һәм капиталь  ремонт объектларына, транспорт һәм юл оешмаларына һәм ТКХ предприятиеләренә чыгып,  7   тикшерү  үткәрелде», - дип сөйләдле  Линар Мәнәпов. Районда  хезмәткәрләрнең  сәламәтлегенә  дә  зур  игътибар  бирелә.  Кыр эшләрендә  эшләүче барлык  380 кеше медицина  тикшерү  уза.   

Искәртеп  үтәбез,  Министрлыкның  махсус комиссияләре      8 апрельдән  12 апрельгә  кадәр  республиканың  барлык  хуҗалыкларын  тикшереп чыгалар һәм  аларның  язгы  чәчү  эшләренә  әзерлеген  бәялиләр.    Конкурста  җиңүчеләр  Министрлыкның  призларына  ия  булачаклар.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International