Татарстан эшкуары россиялеләрне борай белән тукландырырга уйлый

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Без һәр атнада  авылда үз эшен ачкан, аякларында  нык  торучы  һәм яраткан эшләре  белән шөгыльләнүче  кешеләр, гаилә фермалары һәм яшь эшкуарлар  турында  язабыз. Шундый  кешеләрнең берсе – Татарстанда  онытылып  бара  торган  бөртекле  культура  – борай игүне торгызучы  Марат Фәсхиев.

Аның  әйтүенчә,  борай культурасын  игүне сайлау  очраклы  гына булмый   – эшкуар  бу авыл  хуҗалыгы  культурасын  бала  чактан  ук  белә һәм үз итә.      «Борай  турында  мин  бик  күптән беләм һәм  аның  белән  шөгыльләнүне максат итеп  куйдым.   Татарстанның  Кукмара  районында  зур  булмаган  предприятие  бар,  анда  да  борай  эшкәртәләр,  аның  оныннан  вак бәлеш  бик  тәмле     була.    Мин  аны  кечкенәдән бик  ярата  идем,  шул  миңа  бу  культураны  игүгә  этәргеч  бирде.  Борай  турында      Пушкин әсәрендә  дә  язылган:  поп   Балдага  борай  ашаткан,  ә  Балда берүзе  җиде  кеше  өчен  эшләгән, бу  гаҗәп тә  түгел,     чөнки  борай  бик  туклыклы,  шул  ук  вакытта  аны   кичке 6дан  соң  ашасаң  да  була, аннан  симермисең», — дип  сөйли  бизнесмен.

Моннан  тыш,  борай  сәламәтлек  өчен  файдалы,   аннан  аллергия  булмый,  анда  бодайга  караганда  протеин  күбрәк һәм тавык  йомыркасына  караганда аксым күбрәк.   Диетологлар  белешмәлекләрендә борайны   ашамлыкта  куллануның иммунитетны  ныгытуга, авырлыкны, канда  шикәрне нормальләштерүгә, йөрәк-кан  тамырлары эшен  яхшыртуга,    эндокрин, нерв, ашказаны  системаларын  ныгытуга  китерүе  турында  әйтелә, шулай  ук    анемия, йогышлы һәм   онкология  авыруларына каршы  торучанлыкны  арттыра,  диелә.  

Булачак  эшкуар  Балык  Бистәсе  районында  туган, Казанда  югары  белем  ала. «Мин Казан  авыл  хуҗалыгы  институтын  тәмамладым, минем  бөтен  тормышым  авыл  хуҗалыгына  бәйле.  Озак  еллар  мин  “Вамин”  агрохолдингында  эшләдем,  – дип искә  ала   Марат Фәсхиев, – аннары  язмыш  мине  Буа якларына  китерде.   Миңа  анда  ярмалар  җитештерү  буенча  завод  бар,  диделәр.    Предприятие   1993 елда  төзелгән,  әмма  соңгы  6 елда  ул  эшләүдән туктаган.    4 ел элеек  мин аның  хуҗасы  булып  алгач,  без  ял  көннәрсез,  тәүлек  буе  эшлибез,  дип  әйтергә  була.   Бары  тик  борай  эшкәртү  белән  генә  шөгыльләнергә  карар кылдык – аннан  макароннар, ярма,   киптерелгән икмәк (хлебцы)   һәм он  җитештерәбез.   Завод, чынлап та,  яхшы,  анда     Bühler дигән немец җайланмасы  урнаштырылган,  чөнки  борайны  эшкәртү  бик  җиңелдән түгел.   Борай  – уол  кыргый  бодай,  аның  кабырчыгы  орлыктан  бик  авыр  куптарыла.   Бер  орлык  чистарып  беткәнче 20  мәртәбә  әйләнергә  мөмкин.  Бу  - бер  кабырчыкта  ике  орлыклы  бердәнбер  бөртекле  культура    – шуңа  күрә  борайны  башкача “оке орлыклы  бодай”  дип  тә  атыйлар».

«Борай  - бик файдалы   продукт. Хшзер  без   XXI гасырда  яшибез, һәм кешеләр    экологик чиста  ризык ашарга  тиеш.  Борай  бервакытта  да зарарлы  әйберләр  алмый    –  пестицидларны да,  ашламаларны  да.  Хәзер бит  чиста  ризык ашау модада,  мин  шундый  продукция җитештерә  башлавыма    бик  шат», - дип  сөйли  Марат Фәсхиев.

Бизнесмен эшн башлап  җибәрүнең  җиңел булмавы  турында  да  сөйләде,  ә хәзер   предприятие ныгшыды  инде,  ди ул.    Марат Фәсхиев  заводта  Буа кешеләренең  генә  эшләве белән  дә  горурланып  сөйли, алар  лаеклы  хезмәт хакы  алалар, ди ул. Бүген  «Полба М» ярма заводы  борайдан  төрле  продукция чыгара: орлык ярма һәм вакланган ярма,  он,   макарон һәм башкалар.   2018 елда  компания   620 тоннадан  артык  продукция  саткан.  

«Хәзер безне күпләр  белә  инде,  юорай  эшкәртү  белән  шөгыльләнүче предприятиеләр  күп түгел.  Һәм бу  продукт та  киң  таралмаган. Россиядә  җитештерелә  торган   барлык  борайның 70  проценты  безнең  предприятиегә туры  килә», — дип сөйли   Марат Фәсхиев.

Эшкуар  чималны  Россиянең барлык  төбәкләренннән  кайтарта.    «Борайны   Алтайдан,  Краснодардан,  Ростовтан,  Татарстаннан кайтарабыз  – кайдан  гына алмыйбыз инде,  ә  продукцияне  шулай  ук   Хабаровскидан   Калининградка кадәр җибәрәбез. Аерым  төбәкләр  заказларны     интернет-кибетләр  һәм сәламәт туклану  кибетләре  аша  гына алалар.    Төп  алучылар  – Түбән Новгород, Новосибирск һәм Мәскәү шәһәрләре, аларга  борай  күпләп  китә.  Ә Казанга  барлык  продукциянең   7-10%ы  гына китә», — ди   Фәсхиев.

Белешмә өчен:

Галимнәр фикеренчә,  борай моннан  6000 - 8000 ел  элек  булган.   Россиядә  ул  XIX гасырга  кадәр  таратылган. Аны  эшкәртү  бик авыр  булганлыктан һәм югары  уңышлы  бодай  сортлары  барлыкка килә  башлагач,  бу  культура  икенче планга  күчә.     Европада  моннан  10-15 ел  элек  борайдан  төрле  ризыклар  барлыкка килә башлый.   Борай  -   гена  дәрәҗәсендә  бик  чиста, сыйфатлы культура, ул шул  ук  вакытта корылыкка, патогеннар  белән  зарарлануга, корткычларга һәм чүп  үләннәргә   чыдам.   Андагы   туклыклы  матдәләр   орлыкның тышчасында  гына түгел,  ә  тулысы  белән бөтен  орлыкта  була.   Бу  исә,  аны  бик  нечкә итеп  эшкәрткәндә дә, аның туклыклылыгы тулысы  белән  сакланып кала дигәнне  аңлата.  Ул  күп файдалы  һәм дәвалау  үзенчәлекләренә ия.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International