Горки-Әмәт паркында казанлылар өчен җәмәгатьчелек бакчасы ачалар

2019 елның 10 апреле, чәршәмбе

Җәмәгатьчелек бакчасы – ул  уку мәйданчыгы  гына түгел,  ә башкаланың барлык  иҗтимагый  киңлекләрен  мәдәни  программалаштыру  буенча  киң күләмле  проект. 

Мәйданчык балалар өчен махсус  эшләнгән, анда  алар,  әти-әниләре  белән   бергә  яшелчә, җиләк-җимеш  үстереп,  җәй буена уңыш  җыя  алалар.      Сентябрьдә бу  уңышны  бәяләү  мөмкинлеге  була.  Үсемлекләрне  утыртуда  чикләүләр  юк, үз фантазияңә тулы  ирек  бирелә.   

Проектта  теләсә  кем катнаша  ала, һәр кешегә аерым  үсенте  бирелә.  Проектка үз өлешеңне кертү өчен  сылтама  буенча  анкета  тутырырга  кирәк.  

Мавыктыргыч тәҗрибә алудан  тыш,    волонтерлар  кайнар  кофе эчә һәм салкын  туңдырма  ашый  алалар, җәйге  инвентарьны  прокатка алганда  ташламалар  ясала, шулай  ук  башка паркларда уздырыла  торган  чараларга  махсус  чакыру  билетлары  бирелә.  

 

Белешмә  өчен:

 

«Җәмәгатьчелек бакчасы»   проекты  беренче  мәртәбә     2018 елда  эшли башлады.  Бу  сезонда  аның  мәйданын 65 кв. метрдан  105 кв. метрга  арттыру  планлаштырыла.    Моннан  тыш,   «Йорт» экоүзәгендә һәм җәмәгатьчелек бакчасы  территориясендә  бакчачылык турында   лекцияләр  уку оештырыла,  олылар һәм балалар  өчен  төрле   мастер-класслар,     своп-маркетлар, шулай  ук  Горки-Әмәт урманы экосукмаклары буйлап  экскурсияләр   уздырыла. Европа  паркларында   җәмәгатьчелек бакчалары  - күптән киң таралган  практика  инде, Мәскәүдә дә  Горький  паркында  шундый  бакча  бар.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International