Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы: минераль ашламалар кертү һәм туфракны сугару синергетик нәтиҗә бирә

2019 елның 9 апреле, сишәмбе

Бу  хакта  8 апрельдә Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары  Илдус  Габдрахманов рәсилегендә  узган  киңәшмәдә  әйтелде.   Очрашуның  темасы  Татарстан  Республикасы хуҗалыкларында  сугарулы  азык  культураларын игүнең  нәтиҗәлелеген  арттыру хакында  сөйләшү  булды.       Киңәшмәдә шулай  ук  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Нәҗип Хаҗипов,   «Татмелиоводхоз» идарәсе ФДБУ директоры  Марс Хисмәтуллин, Казан  дәүләт аграр университеты профессоры   Фаик Софиоллин, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм башка  җаваплы  затлар катнашты.  

Марс Хисмәтуллин Татарстан  Республикасында мелиорация  программасын  гамәлгә ашыру  йомгаклары  һәм  сугарулы  игенчелекне  алга  таба  үстерү    перспективалары  турында  сөйләде.   Аның  нотыгында  әйтелгәнчә,   2018 елда  3,4 мең  га сугарулы  җирләр  торгызылган,     35 гидротехник  корылма һәм буалар  ремонтланган,  аларда    89 млн. куб.м. су  җыела. 

Шуны  билгеләп  үтәргә кирәк, Татарстан авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре  тарафыннан мелиорация  буенча  түбәндәгеләргә  чыгымнар  өлешен  кайтаруга   дәүләт ярдәме  карала: 

  1. Су  белән тәэмин  итү  һәм  скважиналар бораулар  системаларын  төзү һәм    реконструкцияләүгә тотылган чыгымнарның   90%ы  субсидияләнә.    2018 елда  эшләр 15 млн. сумлык   субсидияләнгән.  
  2. Су сиптерү   техникасын  һәм  куәтле  суырткыч  җайланмалары  сатып алу  чыгымнары    – 70%. Бу  максатлар  өчен   2018 елда   130 млн. сум акча бүленгән иде. 
  3. Сугарулы  һәм  киптерелгән җирләрне  торгызу  һәм   реконструкцияләү  өчен  чыгымнарның 50%ы  субсидияләнде.  

Татарстан  Республикасы  шартларында  сугарулы  җирләрдә  азык  культураларын  игү  технологиясе  үзенчәлекләре  турында    Фаик Софиоллин сөйләде.  Ул  кишәрлекне  сайлау  кагыйдәләренә, табигый печәнлекләрне һәм көтүлекләрне  өстән һәм тамырдан  яхшырту технологияләренә,  үләннәрне һәм үлән катнашмаларын  сайлауның  төп  принципларына, күпьеллык  үләннәрне чәчү  нормаларына һәм  болыннарны  ашламалау  системасына  җентекле  тукталды.     

Киңәшмәгә  чакырылган  сугарулы  мәйданнарда  авыл  хуҗалыгы  культуралары  үстерүче  хуҗалыклар  вәкилләре  үзләренең  эш  тәҗрибәләре  белән  бүлештеләр һәм агымдагы елга  планнары  турында  сөйләделәр.  

Чара  азагында  Илдус Габдрахманов,  минераль ашламаларның  файдасы  да  сугарулы  җирләрдә  күбрәк,  дип ассызыклады.   Шуңа  бәйле  рәвештә, сугарулы  мәйданнарда  эшләүче  хуҗалыклар  өчен  методик күрсәтмәләр эшләргә һәм белгечләрне махсус укытуны  оештырырга,  шулай  ук гидропоркормщиклар  сатып  алырга  теләкләре  булган  хуҗалыкларга  ярдәм  итәргә дигән  карар  кабул  ителде.  Хуҗалыкларның  үзләренә  авыл  хуҗалыгы  культуралары  һәм аларны тукландыру карталарын  эшләргә тәкъдим  ителде.  

Белешмә  өчен:

Гидроподкормщиклар - ул су  сиптерү  машиналарына  яисә  җайланмаларына  өстәмә  махсус җайланма,   шулай  ук  катнаш  ашлама эремәләрен әзерләү һәм аларны  насосның  сурдыру  линиясе аша  яисә  сугару  системасының су  җыю  магистрале  аша  сиптерелә  торган  суга  дозалап  кертү  өчен мөстәкыйль  технологик  җайланма.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International