Министрлык «2017 – 2020 елларга Татарстан Республикасында яңа эш башлаучы фермерларга» ведомство программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын конкурс нигезендә сайлап алуда катнашуга заявкалар кабул итү башлану турында игълан итә.
Заявкалар һәм документлар Министрлык тарафыннан түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420014, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Федосеев ур., 36 йорт, 3 кат, 307 каб.
Документлар һәм заявкалар 2019 елның 10 апреленнән 13 майга кадәр эш көннәрендә 8.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр һәм 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.
Грант бирү тәртибе һәм документлар формалары турындагы тулырак мәгълүматны сылтама буенча белешергә мөмкин.