Агрономия факультетының 100 еллык юбилее уңаеннан Казан дәүләт аграр университетында уку процессында цифрлы технологияләрне нәтиҗәлерәк куллануны тәэмин итә торган яңа класс ачылды. Аудиторияне файдалануга кертү актын имзалуда һәм шуннан соң агрономия белемен бүгенге үсемлекчелектә куллануның роле турындагы түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов катнашты.
Бүген Кукмара районында Сөт бизнесы академиясе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган сөт терлекчелеге буенча укуларның практик өлеше узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары Вахитов ис. хуҗалыкта булдылар һәм азык әзерләү цехының эше белән таныштылар.
22 октябрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Мәскәүдә "Danon Россия" компаниясенең генераль директоры, Россиядә, БДБдә, Төркиядә һәм Якын Көнчыгышта сөт продуктлары бүлекчәләренең вице-президенты Чарли Каппетти белән рәсми очрашу уздырды.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ның оператив белешмәләре буенча, 14 октябрьгә авыл хуҗалыгы оешмалары саткан сөт тәүлеклек күләме 44,4 мең тонна тәшкил итте, бу узган елның шушы чорына караганда 7,8%ка күбрәк (2018 елда – 41,2 мең тонна).
Татарстанның авыл хуҗалыгы оешмаларында тәүлеклек сөт сату күләмен 6%ка арттырдылар. 21 октябрьгә оператив белешмәләр буенча республика хуҗалыкларында тәүлек эчендә 3 мең 483,4 тонна сөт савылган, бу узган елның шушы чорына караганда 5%ка күбрәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының иң яхшы хезмәткәре” республика конкурсына гаризалар кабул итә башлады, ул авылда квалификацияле хезмәткәрләрнең статусын һәм абруен күтәрү максатында оештырыла.
19 октябрьдә Санкт-Петербургта Хәсән базарында “Уңыш - 2019” бәйрәме кысаларында “Татар утары” павильонын ачу тантанасы узды.
21 октябрьдән 26 октябрьгә кадәр Татарстанның Саба муниципаль районында Тимершык авылында Сөт бизнесы академиясе базасында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган сөт терлекчелеге буенча укулар узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Лаеш районында “Кәүсәр” АХКК ит эшкәртү комплексында булды.
Бүген Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде.