14 декабрьдә Биектау районында “Бөреле Сөт” («Бирюли Молоко») ҖЧҖ базасында “Терлекләрне кышлатуның торышы һәм 2019 елның 11 аенда терлекчелек тармагына йомгаклар” темасына семинар-киңәшмә узды.
Чарада Биектау районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Рәхимҗан Кәримов, «Элита» ДНС (ГПП) АҖ генераль директоры Фәннур Зарипов, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм зооветбелгечләр катнашты.
Рәхимҗан Кәримов катнапшучыларны терлекчелек тармагына йомгаклар белән таныштырды. Үз чыгышында ул сөт һәм ит җитештерү мәсьәләләренә игътибар бирде.
Ясалма орлыкландыру булмаган хуҗалыкларда, КФХларда һәм шәхси хуҗалыкларда “Сыерларны һәм таналарны орлыкландыруның боҗралы ысулын” оештыру проекты белән Фәннур Зарипов таныштырды.
Рөстәм Кәлимуллин эре мөгезле терлекләрнең баш санын арттыру, 2020-2025 елларга юл картасын булдыру, эре мөгезле терлекләрне ясалма орлыкландыру һәм Биектау муниципаль районы территориясендә терлек азыгы үзәкләрен булдыру кирәклеге турында сөйләде.
«Бөреле Сөт» ҖЧҖ хуҗалыгы җитәкчесе Ринат Әсәтов быел хуҗалыкта кертелгән яңалыклар турында сөйләде. Шундый яңалыкларның берсе - начало сотрудничества с компанией ООО «Акыллы сыер» ҖЧҖ компаниясе белән хезмәттәшлек итә башлау.
«Бу программаның төп идеясы – телефондагы мобиль кушымта аша белгечләрнең технологияләрне һәм һәм көн тәртибен үтәүләре. Телефонга хәбәрләр рәвешендә килә торган бурычларның үтәлүен йә үтәлмәвен контрольдә тотып, эре мөгезле терлекләр комплексы башлыгы персонал эшенең нәтиҗәлелеген бәяли һәм аны даими контрольдә тота. Бүгенге көндә шулай эшләү фермада тукландыру, савым күрсәткечләрен орлыкландыруның нәтиҗәлелеген яхшыртырга ярдәм итте», - дип сөйләде «Акыллы сыер» ҖЧҖ директоры Александр Марьенко.