Бүген Казанда Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды, анда Чехия Республикасыннан 20 компания һәм Татарстаннан агросәнәгать комплексы юнәлешендәге 50ләп предприятие катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның – Чирмешән районынының Лагерка авылыннан Мишкиннар гаиләсе. 2015 елда алар “Гаилә терлекчелек фермалары” программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 200 мең сум күләмендәге грантын алдылар. Шул ук елда хуҗалык районнан бушлай саву аппараты алды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 2020 елда «Яшьләрнең социаль-икътисадый инициативалары» Гомумроссия иҗтимагый берләшмәләр берлеге яшьләрнең авторлык проектларына һәм мәгариф өлкәсендәге проектларга «Минем илем – минем Россия» Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Бүген Менделеевск районында яңа терлекчелек фермасы ачылды. Объект Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән Илдар Мәхмүдов крестьян-фермер хуҗалыгында төзелде. Фермер «Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү» программасы буенча 2 млн. сум күләменедә грант алган иде.
Саба районы аграрийлары үзләренең тырыш хезмәтләре белән тәүлеккә 200 тоннадан артык сөт савуга ирештеләр. Бу рекорд район тарихында беренче һәм Татарстан сөт терлекчелеген үстерүгә мөһим өлеш кертү ул.
АПК предприятиеләрендә хезмәтне саклау һәм үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәскндә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Балтач районында «Балтачагрохимсервис» ҖЧҖ базасында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов рәислегендә Агрохимсервис предприятиеләренең 2019 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2020 елга бурычлар буенча республика семинар-киңәшмәсе узды.
Бүген Кукмара районы тәүлеклек сөт җитештерү күләмен 300 тоннадан арттырып җибәрде. Кукмара районы хезмәтчәннәре үзләренең көндәлек тырыш хезмәтләре белән тарихта беренче мәртәбә һәм Татарстан Республикасы районнары арасында беренче булып, республикада иң аз авыл хуҗалыгы җирләре булган килеш, тәүлеклек тулаем сөт савымын 300 тоннадан арттырып җибәрде.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелегенең Татарстан Республикасы Идарәсе җитәкчесе Нурислам Хәбипов белән бергә Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелеге ведомствосындагы “Төбәкара ветеринария лабораториясе” ФДБУендә булды, анда лабораториянең эше, уздырыла торган тикшеренүләр һәм шул максатларда кулланыла торган җайланмалар белән танышты.
«Ува-молоко» (Удмуртия) компаниясе җитәкчесе бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Ува-молоко» ҖЧҖен гамәлгә куючы һәм вакытлыча генераль директор вазыйфаларын башкаручы, «Касымовский» сөт комбинаты” ҖЧҖ директоры Александр Емшанов, «Ува-молоко» ҖЧҖнең башкарма директоры Татьяна Зубарева һәм башкалар катнашты.