Менделеевск районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән яңа гаилә фермасы ачылды

2020 елның 1 феврале, шимбә

Бүген    Менделеевск районында яңа  терлекчелек  фермасы  ачылды.   Объект  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы ярдәме  белән   Илдар Мәхмүдов крестьян-фермер хуҗалыгында  төзелде.    Фермер «Татарстан  Республикасында  крестьян (фермер) хуҗалыклары  базасында  гаилә  терлекчелек  фермаларын  үстерү» программасы  буенча    2 млн. сум күләменедә  грант алган  иде.    

Бүген  хуҗалыкта    100 баштан  артык  эре  мөгезле  терлек бар,    53 баш –савым сыеры. Ферма заманча  технологияләргә  җавап  бирә.   Комплексны  төзегәндә   Менделеевск районы  аграрийларында    моңа  кадәр  күрелмәгән   яңа технологияләр  кулланылган.  

Илдар Мәхмүдов хатыны  белән  сыерларны  ничек караулары  турында  сөйләделәр.  Алар  хайваннарны  бәйсез  ысул белән  тоталар.   Бу  ысул  сыер абзарында  һәм  аның  территориясендә  хайваннарның  ирекле  йөрүе  белән  аңлатыла һәм бу  хайванның   озак  вакыт  актив  хәрәкәтләнүен  тәэмин итә. Сыерларны махсус залда савалар.

Хуҗалык  башлыгы  әйтүенчә, бу  ысул  хайваннарны  стандарт  тотудан  аерылып  тора һәм өстенлеккә ия:   «Эшләүчеләр саны  кими, терлекләрне карау  өчен  азрак көч һәм вакыт  сарыф ителә. Сыерларның  активлыгы     нәтиҗәсендә  аларның иммунитеты  һәм  сәламәтлеге  ныгый. Тагын  сыерларның   сөт  бирүе  дә  арта».

Илдар  Мәхмүдовны  яңа  терлекчелек  объекты  белән  котларга    Менделеевск  районы  башлыгы һәм күпсанлы  күршеләр килгән иде,  гаилә  аларны,  бик  рәхәтләнеп, сөт  һәм үзләре  әзерләгән сыр  белән  сыйлады.     Валерий Чершинцев әлеге  тырыш гаиләне  яңа  ферма ачулары  белән  котлады  һәм  алга  таба  уңышлар,  яңа  проектларны  гамәлгә ашыру өчен нык  сәламәтлек  теләде.     Район  башлыгы,  яңа  фермалар  ачылу  һәрвакыт  авылдашлар  өчен  күркәм үрнәк  булып тора,  дип,  билгеләп  үтте   һәм районда  тиздән тагын  берничә  хуҗалык  ачылачагы  турында  әйтте.      

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International