Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда, үз эшен ачып, аны уңышлы үстерүче кешеләр бар. Шундыйларның – Чирмешән районынының Лагерка авылыннан Мишкиннар гаиләсе. 2015 елда алар “Гаилә терлекчелек фермалары” программасы буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 200 мең сум күләмендәге грантын алдылар. Шул ук елда хуҗалык районнан бушлай саву аппараты алды.
Гаилә фермасы төзелгәнче хуҗалыкта 1 сыер булса, хәзер инде аларның 8 сыерлары бар. «Без сыерлардан һәрвакыт уңдык. Сатып алган барлык сыерлар да эреләр, яхшы ашыйлар. Мәсәлән, “Сөлчә” ҖЧҖендә үстерелгән «Ромашка» сыеры җәй көннәрендә көнгә 30ар килограмм сөт бирә", - дип сөйли Петр Мишкин.
Хуҗалык ике пай җирендә урнашкан. Фермада эшләү өчен үз техникалары бар: КамАЗ, трактор, тагылма агрегатлар һәм азык ваклый торган тегермән. Узган ел хайваннарга 10 тонна чөгендер киткән.
Ферма бик зур түгел, әмма аннан файдалану өчен уңайлыклар күп. Эчке якта азык савытлары урнаштырылган, суга шланг сузалар. Терлекләр эчтә тотыла.
Яз җитүгә сыерларны көтүгә чыгаралар. Хуҗалыкта электр көтүчесе эшли. Аның ярдәмендә сыерлар үзләрен бик иркен тоталар
«Февраль-мартта ике сыер бозауларга торалар, ә тагын икесен каплатырга кирәк. Без сыерларны ясалма орлыкландыру юлы белән каплатабыз. Бу бик яхшы нәтиҗә бирә», - дип сөйли фермерның хатыны Ирина Мишкина.
Бүгенге вакытта хуҗалык ике көнгә бер мәртәбә уртача 110 килограмм сөт сата, узган ел алар 25 мең 700 килограмм сөт сатып, 480 мең сум керем алганнар.
Мишкиннар гаиләсенең, фермадан тыш, тагын даими эш урыннары да бар. Петр Николаевич мәктәп котельнясында оператор булып эшли, ә Ирина Витальевна – укытучы. Өч баланы хезмәткә өйрәтеп, аны яратырга өйрәтеп үстерәләр, ә алар бик теләп гаилә фермасына булышалар. Алар үзләренең үрнәгендә мәктәп укучыларында да хезмәткә мәхәббәт сеңдерәләр.