Казанда Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды

2020 елның 3 феврале, дүшәмбе

Бүген Казанда Чехия-Татарстан бизнес-форумы узды, анда Чехия Республикасыннан 20 компания һәм Татарстаннан агросәнәгать комплексы юнәлешендәге  50ләп предприятие катнашты.  

Чарада Чехия Республикасыннан авыл  хуҗалыгы министры Мирослав Томан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Россия Федерациясендә ЧРының гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе Витезслав Пивонька, БДБ илләре буенча Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Франтишек Масопуст, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы  рәисе Шамил Агиев һәм башка җаваплы атлар катнашты.  

«Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек итүнең әһәмияте бик зур. Безнең илдә күбрәк бөртекле культуралар җитештерелә. Терлекчелек алга киткән. Чехиянең өчтән берен урманнар алып тора, шуңа күрә кыргый хайваннарны аулау шулай ук алга киткән. Чехиянең авыл хуҗалыгы һәм азык сәнәгате икмәк, солод, колмак (хмель), аш тозы һәм сөт продукциясе, шулай ук тере хайваннар һәм авыл хуҗалыгы техникасы белән дан тота. Без Татарстанга шул  өлкәләрдә хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итәргә әзер», диде Мирослав Томан, форумда шул компанияләрнең киң спектры катнашуына игътибар юнәлтеп. Чехиянең авыл хуҗалыгы министры форум кысаларында күпләрнең эшлекле партнерлар табуына ышаныч белдерде.   

Марат Җәббаров, Татарстанны презентацияләп, бүген республика – алдынгы һәм икътисадый уңышлы, көчле һәм мөстәкыйль Россия төзү курсын хуплаучы төбәк, дип, билгеләп  үтте. 

«Татарстанда хакимиятнең төрле дәрәҗәләренең һәм тармакларының нәтиҗәле балансы урнашкан. Хөкүмәтнең, Парламентның, җирле үзидарә органнарының Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә бергәләп эшләве иҗтимагый-сәяси процессларның тотрыклы нигезләренең берсен тәшкил итә», – дип өстәде вице-премьер.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, авыл хуҗалыгында гомуми продукция күләме 250,8 млрд. сум тәшкил итә, бу узган елга карата 103%, дип билгеләп үтте. «Без республика халкын көндәлек азык-төлек продуктлары белән тулысынча тәэмин итәбез, һәм, әйтергә кирәк, иң уңай бәяләр белән», – дип, игътибар юнәлтте вице-премьер. 

Марат Җәббаров шулай ук Россия җитештерүчеләренең Чехия базарына бөртекле ашлык, май продукциясе, кондитер әйберләре, шулай ук әзер азык-төлек продуктлары чыгаруны арттыруга әзер булуларын билгеләп үтте. Министр үзара мөнәсәбәтләрне, үзара сәүдәгә генә таянып түгел, ә уртак предприятиеләр төзү аша урнаштыруның мөһимлегенә дә басым ясады. Бүген Россиядә агросәнәгать секторында чит ил  компанияләренә эшләү өчен уңайлы шартлар тудырылган, тиешле дәүләт ярдәме күрсәтелә, дип әйтте министр. 

Бүген ил территориясендә Чехия компанияләре белән бергәләп авыл хуҗалыгы өлкәсендә кайбер проектлар гамәлгә ашырыла инде. Шундыйларга Самара өлкәсендә эре мөгезле терлекләрнең голштин токымын камилләштерү буенча Россия-Чехия селекция-нәсел предприятиесе һәм Владимир өлкәсендә ит продукциясен җитештерү предприятиесе керә. Татарстан Чехиянең яңа компанияләрен хезмәттәшлеккә җәлеп итүдә һәм бездә аларның җитештерүен булдыруда кызыксыну белдерә.    

«Без үзебезнең илдә актив үсеш алган орлыкчылык буенча уртак эш алып барырга телибез. Бүген Файдалануга кертелгән селекция казанышларының Россия дәүләт реестрына Чехия селекциясенең 52 авыл хуҗалыгы культурасы һәм гибриды кертелгән. Россия аграрийлары аларны сыйфаты һәм уңдырышлылыгы өчен бәяли. Бу сөйләшүләр югары дәрәҗәдә узар һәм аларның нәтиҗәсе безнең республикалар арасында үзара файдалы хезмәттәшлеккә өстәмә этәргеч бирер, дип ышанам», – диде Татарстанның авыл хуҗалыгы министры.

Чараның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, Чехия Республикасы авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына җаваплар бирделәр, ә эшлекле даирәләр вәкилләре индивидуаль сөйләшүләргә күчтеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International