Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Казан халкын 20 декабрьдә “Казан” агросәнәгать паркында узачак Натураль туклану фестиваленә чакыра. Һәр 100нче килүче Татарстан җитештерелгән натураль фермер продукциясе белән кәрҗин алачак, ә һәр 10нчы – истәлекле бүләк. Бу хакта бүген «Татар-информ» МА матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов сөйләде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Халыкара авыл яшьләре конгрессы аылуы турында хәбәр итә. Анда катнашуга Татарстан һәм Россия авылларыннан 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге кешеләр чакырыла.
17 декабрьдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанда АПК продукциясен экспортлау темасына түгәрәк өстәл үткәрде. Түгәрәк өстәл эшендә Россия ашлык берлегенең Үсеш департаменты директоры Сергей Турнин, Россия ашлык берлегенең Татарстан Республикасындагы вәкаләтле вәкиле Вадим Беспалов, «РАЦИН» АҖ генераль директоры Денис Самодуров, “РТЮ” («РЖД») ААҖ, Германия орлык альянсы, «Бионоватик» ИҮ (ИЦ) һәм ашлык экспортлау белән кызыксынучы башка компанияләр вәкилләре катнашты.
Авыл тормышы һәм эше – ул аерым тормыш рәвеше. Үзләренең яраткан эшләре белән танылган хезмәт кешеләре ихтирамга лаек. Ә хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәтне буыннан-буынга күчерүчеләр тагын зур хөрмәткә ия. Нәкъ менә шундыйлар өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «Татарстан Республикасының гаилә фермер династиясе» республика конкурсын игълан итә. Җиңүчеләр 100әр мең сум бүләк алачак.
17 декабрьдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Татарстанның Сөт җитештерүчеләр берлеге белән берлектә “Сөт җитештерү уңышына ирешүдәге 5 адым” темасына түгәрәк өстәл уздырды. Чара Әлки районеы “Каргалы” терлекчелек комплексы базасында района (“Красный Восток» агрохолдингы” АҖ) сөт терлекчелеге өлкәсендәге әйдәүче экспертларны җәлеп итеп үткәрелде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы барлые теләүчеләрне 17-18 декабрьдә Тукай районында узачак районында «Кооперацияне нәтиҗәле үстерү атнасы» чарасына чакыра.
14 декабрьдә Биектау районында “Бөреле Сөт” («Бирюли Молоко») ҖЧҖ базасында “Терлекләрне кышлатуның торышы һәм 2019 елның 11 аенда терлекчелек тармагына йомгаклар” темасына семинар-киңәшмә узды.
13 декабрьдә Мәскәүдә зур сыр ярминкәсе ачылды. Россиянең 15 төбәгеннән 30дан артык эре компания 100дән артык төрдә сыр тәкъдим иттеләр. Шулар арасында – «Татарстан Камамберы». Искәртеп узабыз, 2018 елда Кама Тамагында «Камамбер» сыр заводы ачылган иде, ул француз рецептурасы буенча җирле сөттән сыр әзерли.
Бүген Казанда һәм Чаллыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды. Азык-төлек товарларын республиканың муниципаль районнарыннан авыл хуҗалыгы җитешгтерүчеләре, шулай ук АПК предприятиеләре алып килде. Иртәнге салкын һава да шәһәр халкы өчен ярминкәгә бармый калу өчен киртә булалмады, ярминкәләрдә сәүдә итү иртәнге 6да ук башланды. Сәүдә мәйданчыкларында а ит, балык, сөт, май, казылыклар, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, җиләк-җимеш, шикәр, он сатып алырга мөмкин – болар барысы да үзебездә җитештерелгән һәм арзанрак бәяләрдән сатыла. Фермерлар да үзләре җитештергән продукциянең сатылуна сөенәләр.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының 2019 елдагы 11 айлык эшенә йомгаклар ясады.