Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Ак Барс» холдинг компаниясе, «Агро-Основа» ҖЧҖ, «Сервис Агро» ҖЧҖ инвесторлары белән киңәшмә уздырды. «Контроль сәгате» форматында узган киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр үз эшчәнлекләрен башкара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
37 район игенчеләре бөртекле культуралар җыюны төгәлләделәр. Финиш сызыгына Балык Бистәсе, Азнакай, Әлмәт, Мамадыш, Лаеш һәм Менделеевск районнары чыкты. Бүгенге көнгә республика буенча 1502,8 мең га мәйданда ашлык суктырылган, 5310,2 мең тонна җыелган, уртача уңыш-35,3 ц/га.
Республикада шикәр чөгендерен җыю август ахырында башланды. Шикәр заводлары 2020 ел уңышын кабул итә һәм эшкәртә башладылар.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үсемлекчелек өлкәсендәге эре инвесторлар белән «Контроль сәгате» форматында киңәшмә узды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Красный Восток Агро» агрохолдингы, «Родные края – Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ һәм «Чистай-Агро» ҖЧҖ кебек авыл хуҗалыгы предприятиеләре инвесторларының ел алды йомгаклары һәм игенчелек тармагы буенча киләсе елга планнар турында чыгышларын тыңлады. Киңәшмә эшендә шулай ук предприятиеләр эшчәнлек алып бара торган районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары катнашты.
Кайбыч районы Кошман авылыннан «Яшь фермер» программасы буенча конкурста катнашучы Рушан Сәйранов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә.
Яз көне авыл халкын орлыклар һәм яшелчә культуралары үсентеләре белән тәэмин итү өчен республика бюджетыннан ун миллион сум акча бүлеп бирелде. Covid-19 коронавирусы таралуга бәйле куелган чикләүләр шартларында бу күпбалалы гаиләләр һәм өлкән яшьтәге ялгыз гражданнар өчен ярдәм булырга тиеш иде. Шулай булдымы икән?
Апас районының «Ибраһимов Т.К.» КФХсы игенчеләре быел үз кырларыннан 2000 тоннадан артык 3 нче класс сыйфатлы азык-төлек бодае җыеп алганнар. Барысы 3426 гектар сөрүлек җире булган компактлы хуҗалык өчен бу бик әйбәт күрсәткеч.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 17 сентябрьдә 18:00 сәгатьтә туры эфирда АГРОВИДЕНИЕ CNHI 2020 онлайн-шоу ачылачак.
Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киләсе елдан «Агропрогресс» грантына дәгъва итә алачаклар. Аның суммасы 30 млн. сумга кадәр булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.