Идарәчел карарларны оператив кабул итү системасы ничек эшли?

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 3 ноябрьдә 12:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар булачак, ул идарәчел карарларны  оператив кабул итү системасына багышлана.

 Курс спикерлары - «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм «Агрокөч» АҖ генераль директорының мәгълүмати технологияләр буенча урынбасары Артем Котлов булачак. Панель дискуссия барышында бизнес-аналитиклар өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр «Агрокөч» агрохолдингы мисалында идарәчел карарларны оператив кабул итү системасы турында фикер алышачаклар һәм мондый алымның өстенлекләре турында сөйлиячәкләр.

 Укуда катнашу өчен «Агрополия» порталында яки түләүсез номер: 88005502441 буенча теркәлергә кирәк.

AGROONLINE белән элемтә өчен шулай ук түбәндәгеләр эшли:

 • Чат-бот - https: //sschool.agropoliya.ru/ сайтында

• Электрон почта - school@agropoliya.ru.  

Теркәлү катнашучыларга узган семинарларны карарга, шулай ук уку вакытында сораулар бирергә мөмкинлек бирә.

@agro__online аккаунтына язылыгыз һәм уку өлкәсендә барлык яңалыклардан хәбәрдар булыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International