Татарстанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре дәвам итә

2020 елның 31 октябре, шимбә

Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан оештырылган авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды. Үз товарларын һәм продуктларын Арча, Кукмара, Балтач, Буа районнары һәм башка районнар фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре алып килгән иде. Барлык продукция дә ветеринария хезмәтләре тикшерүен узган.

Сатып алучылар, ярминкәләрнең җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясен сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә концерт программасы һәм һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәт белән чын бәйрәм булуын да билгеләп үттеләр.

 Исегезгә төшерәбез, көзге ярминкәләр 12 сентябрьдә эшли башлады һәм Яңа елга кадәр атна саен дәвам итәчәк. Ассортимент төрле мәйданчыкларда төрлечә һәм ул халык  ихтыяҗын исәпкә алып төзелә. 

Сатып алучыларны киләсе шимбә көнне дә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә көтеп калабыз! Ә кирәкле товарга заявкаларны, тәкъдимнәрне һәм шикаятьләрне Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефоны (8-800-444-16-70) буенча бирергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International