Татарстан чәк-чәге «Вкусы России» (“Россия тәмнәре”) конкурсында катнаша

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төбәк брендларының «Вкусы России» («Россия тәмнәре») беренче илкүләм конкурсына татар балын, икмәк, хәләл продукция, лимонад, квас, конфетлар, прәнникләр, чәк-чәк, тортлар тәкъдим итте - Татарстанның барлык почмакларыннан барлыгы 17 бренд.

"Тәмле янәшәдә" номинациясендә милли кондитер ризыгы – татар чәк-чәге тәкъдим ителә, аны Лаеш районында әзерлиләр.

 Биредә чәк-чәкне традицион татар рецепты буенча ясыйлар: йомшак камырны кыска таякчыклар рәвешендә кисәләр, аннары ул майда кыздырыла, соңыннан, өстенә бал кушып әзерләнгән кайнар масса агызып, аңа кирәкле форма бирелә.

Лаеш икмәк заводы 1974 елның ноябрендә төзелә, 2004 елда ул «Лаеш азык-төлек комбинаты» ҖЧҖ итеп үзгәртелә. Предприятие елга 500 тоннадан артык продукция чыгара, алар арасында: икмәк-күмәч эшләнмәләре, милли камыр ризыклары, чәк-чәк, кош теле, кондитер әйберләре, йомыркага басылган токмач, чүпрәле камыр ризыклары, квас, тортлар бар.

 Лаеш чәк-чәге сатыла торган фирма кибетләре челтәре Казан шәһәрендә һәм Лаеш районында бар, аларның сайты: hleb-laishevo.ru.

Исегезгә төшерәбез, төбәк азык-төлек брендларының «Вкусы России» беренче илкүләм конкурсында катнашу өчен илнең 60 төбәгеннән 290нан артык гариза кергән инде. Субъектлар тарафыннан күптән инде территорияләрнең гастрономик «визит карточкалары» булып тора торган яки әле күпләп кулланучыга таныш  булмаган, әмма үсеш куәтенә ия иң кызыклы һәм перспективалы брендлар тәкъдим ителгән.

 Гаризалар саны буенча лидерлар бишлегенә Татарстан Республикасы да керә, ул традицион тәм-томнар, эчемлекләр, камыр һәм сөт продукциясе, шулай ук ит деликатеслары тәкъдим итә. 

Шуны искәртәбез, конкурска гаризаны 9 ноябрьгә кадәр бирергә мөмкин. Алга таба, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр, «Вкусы России» конкурсы порталында халык тавыш бирүе узачак, шуннан соң эксперт төркеме иң яхшы төбәк брендларын билгеләячәк. Конкурс нәтиҗәләре декабрь уртасында игълан ителәчәк.

Проектта катнашучыларның барысы да федераль ярдәм һәм үсеш программасына керәчәк, хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү мөмкинлеген алачак, ә җиңүчеләрнең ихтыяҗны һәм сатуны арттыруга ярдәм алу мөмкинлеге булачак.

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган «Вкусы России» («Россия тәмнәре») конкурсының максаты - агросәнәгать өлкәсендә кече һәм урта бизнес уңышларына игътибар җәлеп итү һәм илнең авыл җирлекләре өчен яңа үсеш  нокталарын булдыруда ярдәм итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International