Татарстан фермерлары һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үз терлекләрен 50% дәүләт ярдәме белән иминләштерә алалар

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Иминләштерү аграр өлкәдә хәвеф-хәтәрләрдән яклануның нәтиҗәле алымнарыннан берсе булып тора, ул товар җитештерүчеләргә авыл хуҗалыгы продукциясен югалтуга бәйле чыгымнарны компенсацияләү, үзеңне банкротлыкка чыгудан саклау, эшчәнлектә финанс нәтиҗәләренең тотрыклылыгын тәэмин итү мөмкинлеген бирә. Шуңа бәйле рәвештә, дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү, хәтәрлек-менеджмент коралы буларак, аграр секторны үстерү программасының бер звеносы буларак карала.

Терлекләрне дәүләт ярдәме белән иминләштерү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан иминият премияләренең 50%ын компенсацияләүдән гыйбарәт. Терлекләрне агроиминләштерү механизмы елдан-ел камилләшә, ул күпкә сыгылмалы һәм аграрийларның иминләштерүдән файдалана алу мөмкинлеген һәм аның белән  кызыксынуын арттыруга юнәлдерелгән.

2020 елда иминият компанияләре тарафыннан Татарстан Республикасы буенча дәүләт ярдәме шартларында авыл хуҗалыгы хайваннарын иминләштерү буенча 5 шартнамә төзелгән. Иминләштерүчеләрнең күбесе -эре кошчылык һәм дуңгызчылык сәнәгать предприятиеләре. Гамәлдәге шартнамәләр буенча кош-кортның 44%ы иминләштерелгән һәм дуңгызчылыкта - 24%тан артыгы.

 Иминият килешүләре буенча гомуми иминият суммасы 1,0 млрд. сумнан артык тәшкил итә, җыелган кертемнәр күләме - 11,5 млн.сум. Алар буенча 4,9 млн. сум субсидия бирелгән.

Иминләштерелгән авыл хуҗалыгы хайваннары саны - 134,5 мең баш,  ә  иминиятләштерү белән каплау дәрәҗәсе - гомуми терлекләр саныннан  11,2%. 2020 ел нәтиҗәләре буенча 138,5 мең баш  хайванны 6,0 млн. сумга   иминиятләштерү планлаштырыла.  

 2020 елда терлекчелек тармагында дәүләт ярдәме белән агроиминләштерү базарына 2 иминият компаниясе - «РСХБ-Страхование» АҖ һәм «СК «Согласие» ҖЧҖ чыктылар.

 Иминият очраклары шартнамәләрдә языла: Бу хайваннарда була торган йогышлы авырулар (РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2013 елның 24 июнендәге 242 номерлы боерыгы белән расланган исемлек нигезендә, анда 62 авыру күрсәтелгән), күпләп агуланулар - агулы үләннәр яки матдәләр, шул исәптән азык белән кинәт агулану, табигый бәла-казалар (яшен сугу, җир тетрәү, тузан бураны, давыллы җил, көчле буран, кар бураны, су басу, җимерелү, кар ишелмәсе, тулардан төшә торган көчле су ташкыны, җир  убылу), табигый бәла-казалар аркасында  электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итүнең бозылуы (авыл хуҗалыгы хайваннарын тоту шартларында электр, җылылык энергиясе, су белән тәэмин итү күздә тотылган булса) янгын.

 260-ФЗ номерлы Федераль законның 4 статьясы нигезендә авыл хуҗалыгы хайваннарына карата авыл хуҗалыгы иминләштерүе шартнамәсе түбәндәгечә төзелә:

- Россия Федерациясе субъектында авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрнең бер яки берничә төрдәге барлык авыл хуҗалыгы хайваннарына карата.

- бер елдан да ким булмаган вакытка.

“Авыл хуҗалыгы хәвеф-хәтәрләрен иминләштерү системасын алга таба үстерү терлекчелек тармагы үсешенең тотрыклылыгын арттырырга мөмкинлек бирәчәк һәм, азык-төлек иминлеге проблемасын хәл итеп, халыкара авыл хуҗалыгы продукциясе базарында аның конкуренциягә өстенлекләрен көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк”, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов.

 Агроиминләштерү өлкәсендә дәүләт ярдәме мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең 8-800-444-16-70 телефоны буенча яки 8(843)221-76-88 (өст.8829) телефоны буенча консультация алырга мөмкин.

 Белешмә өчен:

Татарстанда агроиминләштерүне гамәлгә ашыручы иминият компанияләре:

- "РСХБ-Страхование" иминият компаниясе (СК) АҖ, Санкова O.П. тел.: 8 9600556055.

- "Согласие СК" ҖЧҖ, Хәмәтзакиров Р.М. тел.: 8 9172353021.

- "ВСК" акционер иминият җәмгыяте (САО) Ибраһимова Р.И. тел.: 8 9196981011.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International