Кукмара районыннан фермер Илкүләм проект кысаларында грант ота һәм бер ел эчендә 13,5 мең күркә үстереп сата

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

Кукмара районында Төркәш авылы читендә бер ел эчендә күркә фермасы калкып чыкты, шуннан Казанга сыйфатлы продукция китә башлады. 

- Миндә күркә үстерү тәҗрибәсе 2007 елдан бирле инде, - дип сөйли КФХ башлыгы Илшат Хәбибуллин. - Ул чакта мин, Казан кооператив институтында укыганда, «Марс» КФХсына эшкә урнаштым, анда нәкъ менә шул күркә үстерү белән  шөгыльләнәләр иде. Мин баштагы алты елда күркә үстердем, аннары эшкәртү цехы башлыгы булдым. 2013 елдан Төркәш авылында үз хуҗалыгымда күркә үстерә башладым.

 Туплаган тәҗрибә, үз көченә ышаныч Илшат Хәбибуллинга «Агростартап» дәүләт программасы буенча грант алу өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы конкурсында катнашуга этәргеч бирә. Өмете аклана – ул грант ота.

- Әлбәттә, бу программада катнашу өчен булган барлык акчалар тотылды, туганнардан  бурычка алырга да туры килде, - ди Илшат Искәндәр улы. –Дәүләттән бюджет акчалары алу өчен фермер бизнеска үз акчаларын да кертергә тиеш - сайлап алу критерийлары әнә шундый.

 Грант акчалары исәп-хисап счетына кергәч, фермер әлеге сумманың бер өлешен җайланмалар: су эчерү җайланмасы, бункер-азык тараткыч белән улаклар сатып алуга тоткан. Калган акчага чебиләр сатып алган. Ике кош караучыны һәм каравылчыны эшкә алган.

 «Индейка» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативында әгъза булу да фермер өчен җитди ярдәм була. Ул кооператив белән шартнамә төзи, аның буенча КФХ үстергән кошларны кооперативка җибәрә, ә кооператив, үз чиратында, КФХга кирәкле хезмәтләрне күрсәтә. Аерым алганда, катнаш азык заводларының берсе махсус төзелгән рацион буенча күркәләр өчен махсус катнаш азык җитештереп бирә  башлый.  Әлбәттә, үсеш тә арта. 

- Ашату - кошлар үсешендә иң мөһим фактор, әмма ул бердәнбер түгел. Бинада тынчу да, эссе дә, киресенчә, салкын да булырга тиеш түгел, - дип сөйли Илшат Искәндәр улы. - Моның өчен җайланмада датчиклар системасы да, шулай ук сәламәт микроклиматны саклау өчен җайланмалар җыелмасы булырга тиеш.

 Фермер үз шөгылен ярата. Һәм бу аның өчен продукцияне сатудан кергән табыштан да ким фактор түгел. Ул тагын  барлыкка килгән  проблемаларны хәл итәргә ярата, алардан башка яшәү күңелсезрәк булыр иде, ди ул. Ә андый проблемалар һәркөнне булып тора – зурысы да, кечкенәсе дә, һәм Илшат Хәбибуллин, озакка сузмыйча, аларны хәл итү якларын уйлый башлый. Һәм бу  эштән ул ямь-тәм таба.

 - Кешеләр хәзер азык-төлекне кечкенәрәк хуҗалыклардан сатып алу ягында, - ди фермер. – Һәм без моны тоябыз, чөнки продукцияне сату белән проблема юк. Быел без 13500 баш кош саттык инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International