Татарстанда эре мөгезле терлекләрне Бердәм идентификацияли башладылар.
Арча районында «Яңарыш» ҖЧҖ 2017 елда бөлгенлеккә төшкән «Вамин» агрохолдингының авыл хуҗалыгы җирләре һәм фермалары базасында төзелә. Кыска гына вакыт эчендә инвестор акчасына һәм дәүләт ярдәме белән Чүриле фермасында дүрт сыер абзарының түбәсе алмаштырыла, бозаулату бүлекчәсе капиталь ремонтлана, яңа туган бозаулар өчен һәркайсына аерым урыннар булдырыла, бозаулар абзары төзелә. Кәче сөт терлекчелеге фермасында 3 бина ремонтлана – түбәләре алыштырыла, тирес җыю транспортерлары өчен улаклар куела, бетон идәннәр җәелә, яңа суүткәргеч сузыла. 200 башка исәпләнгән тагын бер бозау абзары төзелә. Ике фермада да кардларда сөтүткәргечләр эшли, җылы су белән тәэмин итү системасы урнаштырылган. Иске Чүриледә сыерлар бәйсез тотыла торган терлекчелек комплексының беренче чираты төзелә, анда сыер саву залы да булачак.
- Бездә терлекләрне тоту шартлары гына түгел, аларны ашату да яхшыра, - дип сөйли «Яңарыш» ҖЧҖ баш зоотехнигы Рәмилә Вәлиуллина. – Терлекләргә азык азык тараткычлар белән салына, азык компонентларын катнаштыру төрле төркем хайваннар өчен алдан төзелгән рационнар нигезендә алып барыла.
Хуҗалык фермаларында 900 сыер бар, тәүлеклек тулаем сөт җитештерү узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4 тоннага арткан.
Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә көн тәртибендә - терлекләрне идентификацияләү мәсьәләсе. Бу мәсьәлә терлекләрне дифференцияләнгән баланслы ашату нигезендә сөт җитештерүне арттыру зарурлыгына бәйле рәвештә генә кискенләшмәде. Тагын бер мөһим мәсьәлә - терлекләрнең ветеринария иминлеге, ә моның өчен һәр сыер, һәр бозау җиңел танылырга тиеш. Һәр хайванга кайчан нинди вакцина ясалырга тиешлеген төгәл белеп тору мөһим.
- Моның өчен терлекләрне чиплау тәҗрибәсе бар, - ди Рәмилә Вәлиуллина. - Чип - ул хайванның үзенә күрә паспорты, аны исәпләү җайланмалары ярдәмендә укып була. Төгәл исәпкә алуны һәм контрольне алып барырга ярдәм итә торган төрле компьютер программалары бар. Мәсәлән, безнең фермаларда кертелгән Дери Комп программасы ярдәмендә без азык компонентларын катнаштыру процессын һәм аларны складтан һәм сенаж-силос траншеяларыннан төяп җибәрүне контрольдә тотабыз. Ә хәзер туганның беренче көненнән алып соңгы вакытка кадәр хайваннарның физиологик торышын төгәлрәк контрольдә тоту һәм төрле ветеринария чараларын уздыру максатында, терлекләрне идентификацияләү программасын үзләштерәбез. Хәзерге вакытта без бозауларга теләсә кайсы кәрәзле телефоннан укып була торган программалар белән чиплар урнаштырабыз.
Чүриле сөт-товар фермасына без аерым читлекләр куелган бинага кердек. Рәмилә Рәфыйкъ кызы үз телефоны чиплы бозау колагына якын килде һәм экранда аның турында белешмәләр чыкты: нинди оешмага карый, тору адресы, туган көне, үткәрелгән ветеринария чаралары.
Кирәк бит: без, кешеләр, 14 яшьтә паспорт алабыз. Ә монда – яңа туган дүрт аяклы хайваннар – тугач ук паспортлы булалар. Нәкъ менә өстенлекле затлар кебек.