ЯҢАЛЫКЛАР


26
март, 2021 ел
җомга

Шимбә көнне, 27 мартта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексы) уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләренә чакыра, алар, гадәттәгечә, иртәнге сәгать 6да эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен арзанрак бәяләрдән сатып ала алалар.


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Казанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара уза. Кукмара, Нурлат, Зәй, Спас, Мөслим, Минзәлә, Лаеш районнары фермерлары ит һәм сөт продукциясе, казылык әйберләре, сырлар, ярымфабрикатлар, туңдырылган җиләк-җимеш, кондитер әйберләре, бал, икмәк-күмәч әйберләре алып килгәннәр.

Бүген Татарстанда фермер хәрәкәтенең 30 еллыгына багышланган тантаналы чара узды.

Бүген фермер хәрәкәтенең 30 еллык юбилее кысаларында «Гаилә фермер династияләре» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның 5 районыннан 5 фермер династиясенә бүләкләр тапшырды. Җиңүчеләр 100 мең сум күләмендә премия алдылар. Алар арасында Лениногорск, Саба, Теләче, Менделеевск һәм Чистай районнарыннан фермер династияләре бар.


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында сыра кайнату арпасы җитештерү буенча киңәшмә узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, «EFES» ЯАҖенең сыра кайнату компаниясе, «РАЦИН» АҖ вәкилләре, шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары  җитәкчеләре катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Башкортостан Республикасында уза торган «АгроКомплекс» халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә һәм агросәнәгать форумында катнаша.

Эшкуарлар йортында «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында экспорт эшчәнлеге өлкәсендә Татарстан Республикасының кече һәм урта предприятиеләре өчен ел саен уздырыла торган «Ел экспортеры» республика конкурсында 2020 ел йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


23
март, 2021 ел
сишәмбе

Казан ветеринария академиясендә югары уку йортының хезмәт коллективы конференциясе узды. Чара барышында администрация һәм хезмәт коллективы арасында гамәлдәге күмәк шартнамәнең үтәлеше турында фикер алыштылар.

Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Казан аграр университетының икътисад институты студентлары белән һөнәри юнәлеш буенча очрашу узды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 9-11 апрельдә Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе «Урынны кешеләр ясый» белем бирү программасын оештыра. Чарада яше 35тән артмаган авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл депутатлары катнаша ала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International