Кыр хәбәрләре:Арча районының иң яхшы механизаторлары финишка чыктылар

2021 елның 21 мае, җомга

Арча районында чәчү кампаниясе финишка якынлаша. Кырлардап эш  эш кайный.

Алга таба уңышны оператив һәм сыйфатлы итеп җыеп алу, шулай ук механизатор һөнәренең абруен күтәрү һәм популярлаштыру максатыннан районда иң яхшы чәчү алдынгыларын һәм агрономнарны бүләкләү булды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, чарада 6 механизатор һәм 1 агроном бүләкләр алдылар. Үз эшендә иң яхшыларга Рәхмәт хатлары һәм сувенирлар тапшырылды.

Аларга бүләкләрне район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов, район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белгече Юлия Ибраһимова тапшырдылар.

"Бу катлаулы вакытта, коронавирус эпидемиясенә карамастан, әлеге егетләр район һәм республика өчен уңыш нигезен салып, басуларда тырышып эшлиләр. Һичшиксез, шулай армый-талмый эшләүчеләр хөрмәткә һәм өстәмә бүләкләргә лаек. Аларның эш нәтиҗәсе - профессиональлек, югары фидакарьлек, аңлап эш итү һәм дисциплина, хезмәткә һәм үз эшенә җаваплы караш үрнәге", - дип билгеләде Ленар Абдуллин.

Орлык һәм минераль ашламалар ташуда эшләүче механизаторлар арасында «Игенче» АФ ҖЧҖеннән Илназ Йосыпов һәм «Тукай» ҖЧҖеннән Марат Зарипов та бар иде.

Язгы чәчүдә катнашкан иң уңган механизаторлар арасынннан «Ташкичү» ҖЧҖеннән Рәис Сәетгәрәев билгеләнде.

«Мин Арча агросәнәгать һөнәри көллиятенең соңгы курсында укыйм. Хезмәт эшчәнлеген тракторчы ярдәмчесе буларак башладым, хәзер инде МТЗ-1221 тракторына оста идарә итәм. Бүләкләр турында уйламыйча гына эшләдем, әмма, иң яхшылар арасында сине күрүләре, һичшиксез, күңелле», - дип, үз кичерешләре белән уртаклашты яшь механизатор.

Бүләкләү барышында «Аю» агрофирмасы» ҖЧҖенең баш агрономы Айрат Сафиуллинны да игътибарсыз калдырмадылар. Бүләкләнү аның өчен тагын бер кат үзеңнең осталыгыңны раслау һәм тану булды.

Солы чәчүдә катнашкан механизаторлар арасында «Заря АФ» ҖЧҖеннән Ринат һәм Ришат Хисмәтуллиннарның гаилә подряды да бар.

“Механизаторларның күрсәткечләре иң яхшы дип танылуга лаек. Алар хезмәт сөючәнлекләре һәм эшне җиренә җиткереп башкарулары белән аерылып торалар”, - дип билгеләп үтте “Заря АФ” ҖЧҖ директоры урынбасары Ирек Закирҗанов.

Чара «Кырлай АФ» ҖЧҖеннән Рәнис Сафиуллинны бүләкләү белән тәмамланды.

"Хуҗалыкта 2018 елдан бирле эшлим. Миңа башта ук куәтле Нью Холланд тракторын ышанып тапшырдылар. Беднар агрегаты белән көнгә уртача 100 -160 гектар җир эшкәртәм", - диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International