Татарстан галимнәре Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы конкурсында җиңү яуладылар

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) - РФА Казан фәнни-тикшеренү үзәгенең аерымланган структур бүлекчәсе галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә селекция-орлыкчылык һәм селекция-нәсел үзәкләрен булдыру максатында фәнни һәм мәгариф оешмаларының үз эшләнмәләре нигезендә агросәнәгать комплексына заманча технологияләр эшләү һәм кертү өчен фәнни яисә белем бирү оешмаларын сайлап алу буенча Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү министрлыгы конкурсында җиңүчеләр булдылар.

Селекция-орлыкчылык үзәге «Фән» илкүләм проектының «Россия Федерациясендә тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр булдыру өчен алдынгы инфраструктураны үстерү» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында РФА Казан фәнни үзәгенең структур бүлекчәсенә әвереләчәк. Аны булдыруның максаты - авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе буенча фәнни-тикшеренү эшчәнлеген тәэмин итү һәм үзәк эшчәнлеге өлкәсенә керүче авыл хуҗалыгы культураларының селекциясе һәм оригиналь орлыкчылыгы өлкәсендә фәнни-гамәли эшне оештыру.

Грантның финанс чаралары фәнни тикшеренүләр үткәрүгә һәм селекция өлкәсендә яңа технологияләр эшләүгә юнәлдереләчәк.

Исегезгә төшерәбез, селекция-орлыкчылык үзәкләре дүрт ел дәвамында грантлар алачак. Беренче елда грант күләме 15 млн. сум иде. Икенче һәм аннан соңгы елларга грант күләме үзәкнең эш нәтиҗәләреннән чыгап билгеләнәчәк. Грант алуның мәҗбүри шарты - бирелә торган грантка тиң рәвештә бюджеттан тыш чыганаклардан финанслашу алу.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International