Район хәбәрләре:Чүпрәле районында язгы чәчү алдынгыларын бүләкләделәр

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

Чүпрәле районында язгы кыр эшләрендә катнашучы алдынгы механизаторларны бүләкләделәр. Аларга премияләрне муниципаль район башлыгы Марат Гафаров һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Тәлгать Халитов тапшырдылар.

Район аграрийларына сәламләп, район башлыгы Марат Гафаров мөрәҗәгать чыгыш ясады.

“Районда алдынгыларны бүләкләү ел саен үткәрелә. Һәм бу матур традициягә әверелде. Быел сезнең арадан район буенча гына түгел, республика буенча да алдынгылар булыр дип өметләнәм”, - диде ул.

Бүләкләү П.В.Дементьев исемендәге агрофирма филиалларында узды. Хуҗалыкның иң яхшы механизаторлары:Алексей Маняков һәм Зөфәр Йосыпов - Нью-Холланд тракторларында 1420 га җир чәчкәннәр, Петр һәм Николай Архиповлар - Фент-930 тракторында - 1700 га, Сергей Нурин МТЗ-1221 тракторында - 446 га, Борис Рәфыйков Нью-Холландта 2026 га мәйданда бөртекле, кузаклы һәм башка культуралар чәчкән. Ә Владимир Кудряшов, Валерий Лепешкин, Камил Камалов, Александр Мурдускин, Илдар Ситдыйкуллов һәм Геннадий Фадеев Фент-930 Компактор тракторларында 1800 гектар җир чәчкәннәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләре буенча, Чүпрәле районында чәчү 37,9 га мәйданда башкарылган, бу барлык чәчүлек мәйданнарының 89%ын тәшкил итә, шул исәптән 27,5 мең га бөртекле сабан культуралары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International